Кушма Штатларда республикан Дональд Трамп, мөгаен, Көньяк Каролина, Алабама, Теннесси, Көнбатыш Вирҗиния, Индиана һәм Кентукки штатларында җиңү яулый.
Демократ Һиллари Клинтон Мэриленд, Делавэр, Массачусетс, Вермонт, Род-Айленд, Колумбия бүлгесендә җиңүче булырга ошаган. Бу Associated Press мәгълүматлары.
"Шикләнә" торган штатларда - Флорида, Оһайо, Төньяк Каролина, Вирҗиния, Джорджия, Пенсильвания һәм тагын берничәсендә - тавышлар санау дәвам итә.
Әлегә Трамп сайлаучылар коллегиясендә 60:48 исәбе белән җиңеп бара. Җиңәр өчен 270 тавыш кирәк.