Accessibility links

Кайнар хәбәр

AP: Трамп Флорида, Оһайо һәм Төньяк Каролинада җиңә


Республикан Дональд Трамп көткәннән яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә.

АКШ президенты сайлауларында ике төп намзәт - республикан Дональд Трамп белән демократ Һиллари Клинтон арасында кискен көрәш дәвам итә.

Оһайо, Флорида һәм Төньяк Каролина кебек мөһим штатларда җиңү яулап, Трамп алга чыга алды. Ул сайлаучылар коллегиясендә 216 тавыш җыйган. Клинтонда - 197 тавыш. Ул хакта Associated Press агентлыгы хәбәр итә. Җиңәр өчен намзәткә 270 тавыш җыярга кирәк.

Трамп Техас һәм Миссури кебек штатларда җиңсә, Клинтон Нью-Йорк белән Калифорниядә алга чыккан.

Сайлау нәтиҗәләре Мичиган, Висконсин, Нью-Һэмпшир күрсәткечләренә бәйле булып чыга. Әлегә аларда Трамп алда бара.

Күзәтүчеләр билгеләп узганча, сайлау алдыннан сораштыруларның күпчелегендә Клинтон беренче иде, әмма берничә штатта Трамп көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә ирешә алды.

XS
SM
MD
LG