Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:48

Тикшерү астында булучылар арасында Аркадий Дворкович, Андрей Белоусов һәм Игорь Шувалов ярдәмчесе Марина Романова бар диелә.

Оператив тикшерүләр Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка карата гына түгел, шулай ук вице-премьер Аркадий Дворковичка, президент ярдәмчесе Андрей Белоусовка, беренче вице-премьер Игорь Шуваловның ярдәмчесе Марина Романова һәм икътисади үсеш министрлыгы хезмәткәре Оксана Тарасенкога карата да алып барылган, дип хәбәр итә "Ведомости" газеты.

Сишәмбе Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган иде. Ул "Роснефть" вәкилләреннән акча таләп итүдә шикләнелә.

Кичә Владимир Путин, ышанычы югалу сәбәпле, Улюкаевны эштән алды.

Матбугат чаралары язганча, Улюкаев Русия иминлек хезмәте тарафыннан бер елдан артык тикшерү астында булган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG