Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкыч казасына өч ел. "Югалту әле дә баштан чыкмый"


Казанда өч ел элек булган очкыч казасы корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

2013 елның 17 ноябрендә очкыч казасында һәлак булганнарны искә алу чарасында күпләр журналистлар белән сөйләшер хәлдә түгел иде. Казанда өч ел элек 50 кешенең гомерен өзгән һәлакәт корбаннарын искә алдылар.

Казанда 2013 елның 17 ноябрендә очкыч казасында һәлак булганнарны искә алу чарсы үтте. Һава аланы янына куелган һәйкәл янына 200ләп кеше җыелды. Алар арасында корбаннарның туганнары белән беррәттән, төрле министрлыкта эшләүчеләр, хакимият вәкилләре дә шактый иде. Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков та катнашты. Ярдәм кирәк була калса дип, чарага унлап психологны да чакырганнар.

Хакимият хезмәткәрләре матәм чарасы башланганчы ук журналистларны һәлак булучыларның туганнарын борчымаска, аларны төрле сораулар белән аптыратмаска дип кисәтеп куйды.

Каза корбаннарының исемнәрен атап чыгып, бер минут тынлыктан соң, бирегә җыелганнар һәйкәлгә чәчкәләр салды.

Казада Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гаффаровның туганнан туган сеңлесе Венера һәлак булган.

“Өч ел узуга карамастан, бу югалту әле дә баштан чыкмый. Ул миннән яшьрәк иде. Аның һәрчак эше кайнап торды. Ул вакытта да ул эше белән Мәскәүгә очты. Кияүдә иде, киләчәккә планнары да зур иде. Без, бигрәк тә аның әти-әнисе, бу югалтуны авыр кичерәбез. Шуңа күрә алар бу турыда сөйләшкәндә сүзләр дә таба алмый. Без ел саен аның туган көнендә аш үткәрәбез, һәрвакыт монда килеп, зиратка барып искә алабыз", ди Гаффаров.

Венераның әти-әнисе, монда җыелганнарның күпчелеге кебек, бу кайгылы вакытларны искә төшерү, бигрәк тә бу хакта журналистлар белән сөйләшү хәлендә түгел иде.

Өч ел элек Мәскәүдән кайтып килгән очкыч Казан һава аланында борыны белән җиргә төшеп җимерелде, 44 юлчы һәм 6 кешелек экипаж һәлак булды.

Әлеге һәлакәттә Татарстан презиенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек Миңнеханов һәм Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Александр Антонов та вафат булды. Әлеге каза Мстислав Камашевның да гомерен өзгән. Бу исемне 2000 елда күп кенә, хәтта федераль киңкүләм мәгълумат чаралары сөйләгән иде. Ул вакытта 13 яшендә Мстислав Казан дәүләт университетының ВМК факультетына имтиханныр тапшырып, студент булып, күпләрне шаккаттырган иде. Ул баласы туарга бер ай кала вафат булган. Быелгы матәм чарасында аның турында китап таратылды.

XS
SM
MD
LG