Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дәүләт бәйрәмен түбәтәй бәйрәме белән бутамагыз!


Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда катнашучылар милли киемнәрдә. 27 апрель 2016
Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда катнашучылар милли киемнәрдә. 27 апрель 2016

Түбәтәй бәйрәме ясыйбыз дип Татарстанның дәүләт бәйрәме - 30 август өлешенә керергә ярамый.

Үзләре беркайчан да кәләпүш киеп дәүләт чараларында күренмәгән кайбер депутатларыбыз, ниндидер милли хискә бирелеп кисәк кенә түбәтәйгә дан укый башладылар, хәтта бәйрәм көнен дә билгеләмәкчеләр. Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән, милли мәсьәләләр комитеты утырышында Милли кием көнен 30 августка билгеләргә дигән тәкъдимнәр яңгырады. Булсын, мин милли киемгә каршы түгел, милли кием милли үзаңны үстерә торган нәрсә ул.

Бүген татар башкаласы Казанда кәләпүшле, калфаклы, чигелгән күлмәк, читек, татар көртие, камзул кигән кешеләрне очратып булмый. Дини татарлар гарәпчә киенә, дөньяви татарлар европача, ә татарлыгын горурланып күрсәтергә теләүчеләргә кием юк.

26 ел буена бәйсез, милли республика булган Татарстанда милли кием сәнәгате әллә кайчаннан бирле эшләп килергә тиеш иде. Матур, затлы кием - татар мәдәниятенең бер өлеше, татарлар электән элек матур киенергә яраткан. Ләкин һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты бар. Түбәтәй бәйрәме ясыйбыз дип 30 август өлешенә керергә ярамый. Түбәтәйне зурлар өчен Сабантуй бар, Тукай бәйрәме бар, 26 апрель бар. Фольклор кыйпылчыгы түбәтәйне зур дәүләт бәйрәме булган 30 август белән бутамагыз, бу ике әйберне бер киштәгә куярга ярамый.

30 август - татарның бердәнбер зур дәүләт бәйрәме, бу бәйрәмнең исеме дә җисеме дә бик җитди

30 август - татарның бердәнбер зур дәүләт бәйрәме, бу бәйрәмнең исеме дә җисеме дә бик җитди. 30 август гасырлар буе дәүләтсез яшәгән татарның, көтеп алган, көрәшеп алган дәүләтенә кавышу көне ул! Бөтен илләрдә мондый зур бәйрәмнәрне тантаналы рәвештә, дәүләт дәрәжәсендә, зурлап уздыралар. Шуңа күрә бу дата белән теләсә ничек уйнарга, бу көнгә вак-төяк нәрсәләрне тиң куярга ярамый, алайса бәйрәмнең мәгънәсе үзгәрә.

Кайберәүләргә бәлки шул кирәктер тә, болай да соңгы елларда 30 августны "шәһәр көне", "республика көне" дип тә уздыралар, "бәйсезлек" сүзе генә яңгырамасын. Хәзер инде "түбәтәй көне" дип уздыра башласалар, зур бәйрәмнең мәгънәсе бөтенләй югалачак. Депутатларга яңа тәкъдимнәр белән чыкканда уйлап эшләргә кирәк, тәкъдимнәре дәүләтебезнең нигез ташларына зыян китермәслек булсын. Болар бик нечкә нюанслар, аны депутатлар алдан күрергә тиеш. Шуңа күрә түбәтәй бәйрәменең 30 августның абруен кечерәйтмәс өчен башка көнгә билгеләнүе хәерлерәк.

Әлбәттә, түбәтәй бәйрәменнән башка татар халкын борчыган җитдирәк мәсьәләләр дә бик күп. Депутатлар шул ук 30 августның элеккеге данын кайтару турында уйланып бу бәйрәмнең чын әһәмиятен халыкка аңлату өстендә эшләсәләр, төрле проектлар белән чыксалар, татар дәүләтчелегенә күбрәк файда китергән булырлар иде дип уйлыйм.

Зөлфия Кадыйр
сәясәт белгече, Казан

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG