Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү-Татарстан күпере"ндә яшьләр уңышка ирешү серләрен өйрәнде


"Мәскәү -Татарстан күпере" яшьләр форумында
"Мәскәү -Татарстан күпере" яшьләр форумында

19 ноябрь Мәскәүдә Татарстан президенты катнашында үз эшләрендә уңышларга ирешкән яшь милләттәшләребез белән зур форум-очрашу узды. Чарада яшьләргә тормыш башларга кирәкле киңәшләр яңгырады.

Русия башкаласында икенче тапкыр үткәрелгән "Мәскәү-Татарстан күпере" дип аталган яшьләр форумының максаты – Мәскәү һәм Мәскәү төбәгендәге яшьләр оешмаларын бер-берсенә якынайту, яшьләргә социаль шартларда яшәүне җиңелләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм Татарстан белән эш берлегенә җәлеп итү диелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан бу чарада чыгышлары Татарстаннан һәм милләте татар булган танылган кешеләр катнашты һәм алар үзләренең уңышлары турында гына сөйләп калмадылар, бу уңышка китергән юллар турында уртаклашып, яшьләргә үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.

Чарада Русиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, академик, Русия фәннәр академиясе президенты урынбасары, Русия хөкүмәте каршындагы канун чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты мөдире, Мәскәүдәге “Татарстан якташлары” оешмасы рәисәсе Талия Хәбриева, Мәскәү хөкүмәтенең шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров, язучы Гүзәл Яхина, Аэрофлот ширкәте мөдире урынбасары Шамил Кормашов кебек шәхесләр катнашты. Очрашуны Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде.

Николай Никифоров: "Уңышның сере – бернинди сер булмауда"

Беренче киңәшчем Рөстәм Миңнеханов булды

“Уңышка адымнар” дип билгеләнгән темага беренче булып чыгыш ясаган Николай Никифоров әле Мәскәүдә дүртенче елын гына эшләвен, Казанда тууын, 29 яшькә кадәр Казанда эшләгәнен сөйләде. "Минем беренче киңәшчем Рөстәм Миңнеханов булды", диде ул. Без аның белән берлектә Русиядә беренче тапкыр “электрон хөкүмәт” дип аталган системны булдырдык. Эшләрдәге уңышның төп сере – бернинди дә сер булмауда. Бүгенге көндә мәгълүмат технологияләре зур урын алып тора, тормышта зур роль уйный да. Тирә-юньдә бүгенге көндә технология инкыйлабы бара. Без моңа бик тиз ияләнәбез. Ул үзгәрешләрне без хәтта сизмибез дә.

Равил Әхмәтшин (с), Марат Хөснуллин һәм Николай Никифоров
Равил Әхмәтшин (с), Марат Хөснуллин һәм Николай Никифоров

Сезнең арада элемтә, информацион технологияләр белән дә шөгыльләнүчеләр бардыр. Без барыбыз да айтишниклар. Әгәр дә сез шушы технологияләр нигезендә эш алып баруны күз алдында тотмасагыз, белмим, нинди дә булса уңышка ирешә алырсызмы? Шуның өчен минем яшьләргә киңәш: алга таба да мәгълүмат яссылыгындагы үзгәрешләргә әзер булу. Бу әзерлек алдагы уңышларның нигезе булырга мөмкин", дип сөйләде Николай Никифоров.

Марат Хөснуллин: "Остазларны дөрес табу - уңышның беренче сере"

Мәскәү хөкүмәтенең шәһәр төзелеше мәсьәләләрендә мэр урынбасары Марат Хөснуллин чыгышы алдыннан Мәскәү мэры Сергей Собянинның форумга котлавын укып җиткерде. Ул үзенең тормыш юлы яшьләр өчен бик гыйбрәтле дип уйлагангадыр инде, аларга балачактан алып бүгенге көнгә кадәр тормышында булган зур вакыйгалар турында тәфсилле мәгълүматләр бирде. Үзгәртеп кору елларында беренче тапкыр Казанда төзелеш кооперативы оештыруы турында да сөйләде.

Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

"Шул вакыттан бирле мин төзелеш эшендә һәм беркайчан да бу эш белән шөгыльләнүемә үкенмәдем", диде Марат Хөснуллин. Ул шулай ук 90нчы елларда хәзерге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән танышуын һәм бу очрашуның бәхетле очрашу булуын һәм Миңнехановның шушы көнгә кадәр остазы булуын әйтте.

Дөрес остазны табарга кирәк. Мин барын да Миңнехановтан өйрәндем"

"Шуңа күрә остазларны дөрес табу ул - уңышның беренче сере дә. Рөстәм Миннеханов гомер буена минем укытучым булып калды. Мин бергә эшләгән эшләрнең бер серен сезгә сөйлисем килә. Бу залда утыручы яшьләргә ул бары тик файдага булачак. Миңа ул киңәшләрне Рөстәм Миңнеханов бирде. Эшләгәндә кешегә салынмаска, үзеңә эшләргә кирәк. Җитәкче булган очракта да. Сүзне әйтәсең икән, вәгъдә бирәсең икән - ул үтәлергә тиеш, син үзең эшләгән коллективның һәр кешесен белергә тиеш, алар белән очрашырга тиеш. Мин бу киңәшләрнең барысын да үтәп киләм. Бу киңәшләрнең тормышка ашуы - минем уңышларымның нигезе. Шуңа күрә тормышны башлаганда сезнең киңәш бирүче остазың булырга тиеш. Эшегездә һәрвакытта да югары бурычлар куярга кирәк. Көч җитмәс дип тормышка ашыру авыр булыр дип курыкмаска кирәк", диде Марат әфәнде яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Ул Казанда тузган торакларны төзекләндерү эшендә федераль хөкүмәттән акча алыр өчен бер машина документлар әзерләве турында сөйләде. Шул бер машина документны Мәскәүгә китереп, торак йортларны төзекләндерүдә Русия хөкүмәтеннән акча алуга ничек ирешүләрен әйтте.

Талия Хәбриева: "Мин Русиядә бердәнбер юрист-академик"

Мәскәүдәге канун чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты мөдире​ Талия Хәбриева үзенең чыгышын болай дип башлады: "Бер борынгы Кытай фәлсәфәчесе: "Миллион чакрымлык юл – беренче адымнан башлана" дигән. Бүгенге форум бик күп яшьләрне җыйган. Бу очрашу алдагы тормыш юлында ясалган беренче адым дип кабул итәргә була. Ләкин шул ук вакытта бар кешегә дә ярый торган юл юк, һәркемнең бу тормышта үз юлы, үз язмышы. Әгәр дә сез төп максат итеп бары тик уңышка гына йөз тотып яшисез икән – уңыш килмәскә дә мөмкин. Һәрвакыт уңышка ирешүнең төп юлы ул – эш. Иң мөһиме – үз профессияңне сайлау. Сайлау үзең теләп сайлау булырга тиеш. Кеше әйтеп кенә түгел. Хәзер заманы шундый, мөмкинлекләр киң”.

Талия Хәбриева
Талия Хәбриева

Талия ханым шулай ук бик тәфсилләп үзенең укуы, эше, уңышлары турында сөйләде һәм юридик эшне гомергә үзенең шөгыле итеп алганын әйтте. “Мин беркайчан да сайлаган эшемә хыянәт итмәдем. Башка эшкә күчәргә мөмкинлекләр булса да, үз эшемне дәвам иттем һәм үкенмим. Мин зур академия академигы, безнең гаиләдә – ике академик. Ирем дә зур академия академигы. Русиядә бер гаиләдә ике академик булган гаилә – ул без генә. Русия академиясенә – 300 ел. Шул вакыт дәверендә юристлар арасында бер генә дә академик булмаган. Мин бердәнбер юрист-академик”, - диде Талия Хәбриева.

Ул шулай ук Татарстан, Русия Конституцияләрен язуда катнашуын сөйләде. "Мине Әрмәнстан, Кыргызстанның яңартылган Конституцияләрен язарга да чакырдылар. Мин француз телендә Франциянең Сорбонна университетында лекцияләр укыйм. Мондый уңышларга ирешү әлбәттә авыр. Ләкин мин үземнең яраткан, сайлаган эшем белән шөгыльләнәм. Беркайчан да аңа хыянәт итмәдем. Яратып эшләгән эшегезне беркайчан да алыштырмагыз. Минем беренче киңәш - үзегез сайлаган эштән тайпылмагыз, икенчесе – төпле белем алыгыз, өченчесе – үзгәрешләргә әзер булып, алардан курыкмагыз", диде ул. Һәм кызларга ул аерым киңәш биреп, "тормыш юлыгызда үзегезгә, эшегезгә теләктәшлек белдерә торган кеше сайлагыз", диде. Шулай да ул сүзен: "Мин сезгә уңыш теләмим, тормышны дөрес оештырганда уңыш ул үзе килә. Мин сезгә тормышның мәгънәсен табарга омтылыгыз дигән киңәш кенә бирәм", диде.

Мин Татарстаннан дип әйтергә онытмагыз. Бу инде - ярты уңыш

Чакырылган кунакларның тагын берсе – Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова иде. Ул үзенең Чаллы кызы икәнлеген әйтте. Казанда укып, менә дүрт ел инде шушы минстрлыкта эшләвен сөйләде. "Татарстанны онытмагыз. Татарстан – ул бренд, үрнәк. Аның белән горурланыгыз. Эшкә алучы һәрвакыт, сез кайдан, дип сораячак. Ул безнең министрлыкта да шулай. Мин Татарстаннан дип әйтергә онытмагыз. Бу инде - ярты уңыш. Бәлки сезнең арада утыручылардан кемдер безгә эшкә килергә ниятләр - минем кабинетның ишеге сезнең өчен һәрвакыт ачык. Якташ өчен вакыт һәрчак табылыр", диде Гөлназ Кадыйрова.

Чыгыш ясаучылар арасында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов та бар иде. Ул да Татарстан белән тыгыз элемтәләр турында сөйләп мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннән форумга уңышлар һәм күп сәламнәр җиткерде. "Рухи яктан без Казан белән күп төрле эшләр алып барабыз", диде Рушан хәзрәт.

Вәкаләтле вәкиллек каршындагы яшьләр шурасы рәисе Эмиль Фәйзуллин үзенең чыгышы белән тамашачыларга бер җанлылык өстәп җибәрде. Ул беренче рәттә утырган олы кунакларга – алар арасында Шамил Тарпищев, дәүләт депутаты Илдар Гыйлметдинов, әле чыгышын көтеп утырган артист Марат Бәшәров һәм башка билгеле милләттәшләр бар иде – “Әйдәгез әле, сезнең артта утырганнарга йөз белән борылып, алар белән дә танышыгыз, кул биреп исәнләшегез әле!”, диде. Һәм ул бу исәнләшүләр тәмамлангач, кыскача Мәскәү төбәгендә яшьләр алып барган эшләр турында сөйләде. “Без төзегән Татарстан белән Мәскәү арасындагы бу күпер тагы да ныгысын!" дигән сүзләр белән үзенең чыгышын тәмамлады.

Шамил Кормашев: "Париж җиңүчеләрне ярата!"

Шамил Кормашов
Шамил Кормашов

Чираттагы кунак – Аэрофлот ширкәте башлыгы урынбасары Шамил Кормашов иде. Ул да үзенең тормыш юлын бәян итте. Аэрофлот уңышлары турында сөйләде, яшьләрне үзенә эшкә чакырды. Яшьләргә киңәш итеп ул: “Ни эшләргә тиешсең – шуны эшлә, нәрсә булса да килеп чыгар. Нәрсә чыгар – ул турыда уйлама. Нәтиҗәләрне уйлап башыңны ватма. Париж җиңүчеләрне ярата. Бу – минем кагыйдәм”, диде.

Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

Язучы, күп бәхәсләр тудырган “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина да бу очрашуга чакырылган иде. Ул китабы, иҗаты, уңышлары турыда сөйләмәде. Гүзәл ханым яшьләргә гел үзгәреп торган заманда үзгәрешләргә әзер булырга кирәклекне әйтте. "Хәзерге көннең мөмкинлекләре бик зур, бары тик куллана гына белергә кирәк. Дөньяны үзгәртегез, үзегез дә үзгәрегез!" дигән киңәш белән сүзләрен тәмамлады.

Марат Бәшәров: "Авыр вакытта мәчеткә барып дога укыгыз"

Әти-әниләрегезне онытмагыз, хөрмәт итегез. Еш кайтып йөрегез, һич булмаса, хәлләрен белешеп торыгыз

Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәровның чыгышы да бик кызыклы булды. Ул: "Безнең гаиләдә артистлар юк иде, әтием сантехник, әнием пешекче булып эшләде. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлагач, кайда укырга барырга икән дип уйлаган вакытта әнием миңа: “Кая булса да бар инде”, диде. Русча чыгыш ясаган Марат бу сүзләрне татарча әйтте. "Әти белән әни мине бик укытырга тырыштылар. Мин аларга бик рәхмәтле. Әти-әниләрегезне онытмагыз, хөрмәт итегез. Еш кайтып йөрегез, һич булмаса, хәлләрен белеп шалтыратып торыгыз. Башта укырга, укырга, укырга кирәк, аннан соң инде эшләргә, эшләргә, эшләргә кирәк.

Марат Бәшәров
Марат Бәшәров

Уңышка илтә торган иң мөһим нәрсә – яраткан эшең булу. Яраткан эшегезне табыгыз. Әгәр дә эшеңне рәхәтләнеп, яратып эшлисез икән, сезнең эшне күреп башкалар да яратачак, аларга да ул эш канәгатьлек бирәчәк. Кайберәүләр экстрасенсларга баралар. Эшләрендә уңыш, ярдәм сорыйлар. Йөрмәгез экстрасенсларга! Алар берни дә эшли алмаячак. Авыр вакытта мәчеткә барыгыз, дога укыгыз. Анннан файда күбрәк булачак. Күп нәрсәгә юмор белән карарга онытмагыз, ул да җиңеллек бирә", диде Марат Бәшәров.

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанга кайтыгыз. Сезгә эш һәрвакыт бар"

Мин хастаханәдә түгел, урманда тудым. Әтием урманчы иде. Электр лампасын 5 яшьтә генә күрдем

Очрашуга йомгак ясап Татарстан президенты чыгыш ясады. Ул да башка чыгыш ясаучылар кебек үзенең балачагы турында да олы сәясәткә ничек килүе турында да тәфсилләп сөйләде. Башта ул форумга килүчеләрне сәламләп, очрашуның кызыклы булын әйтеп үтте. "Без инде төп эшне эшләдек. Хәзер эшләрне үсеп килүче буынга тапшырырга кирәк. Һәр чыгыш ясаучы үзенчә чыгыш ясады. Ни генә булмасын һәрвакытта да үзең булып калырга кирәк. Мин хастаханәдә түгел, урманда тудым. Минем әти урманчы иде. Мин электр лампасын бары тик 5 яшьтә генә күрдем.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Мин беркайчан премьер-министр, президент булырмын дип уйламаган идем. Бу тормышта остазың булу зур бәхет һәм уңыш башы. Мин төрле җирләрдә эшләдем, тәҗрибә тупладым. Алар барысы да эшемдә терәк булып тора. Теләсә нинди эшне яхшы итеп, җиренә җиткереп эшләсәк – бу инде уңышның нигезе”, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстандагы уңышлар, яңа шәһәр - Иннополис, Шамил Тарпищев киңәше белән төзелгән Теннис академиясе һәм башка күп төрле эшләре турында сөйләде. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Кайтыгыз Татарстанга! Сезнең өчен эш анда һәрвакыт булачак!” дип вәгъдә итте.

Татарстан президенты чыгышыннан соң яшьләр аңа сорау бирергә чиратка бастылар. Рөстәм Миңнеханов аларның сорауларын да җавапсыз калдырмады.

Очрашуның икенче бүлеге Мәскәү яшьләре катнашында зур концерт програмы белән төгәлләнде.

XS
SM
MD
LG