Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли хәрәкәт әйдаманы Рашат Сафин белән хушлаштылар


Рашат Сафин (1934-2016)
Рашат Сафин (1934-2016)

Татар милли хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе, җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Рашат Сафин бүген 28 ноябрьдә Биектау районында җирләнгән.

Татар милли хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе, җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Рашат Сафин кичә 82 яшендә вафат булган. Ул бүген Биектау районында җирләнде, дип хәбәр итте Азатлыкка татар активистларының берсе Рафаил Мөхәмәтдинов. "Җеназасына 30лап кеше килгән иде, Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, туганнары булды", ди Рафаил әфәнде.

Рашат Сафин 1934 елда Татарстанның Кукмара районында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чиләбе хәрби-автомобиль училищесына укырга керә. Аннары Мәскәү политехник университетында югары белем ала. Совет гаскәрләрендә лейтенанттан полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Аның “Татар юлы”, Татар миссиясе”, “Татар инануы” трилогиясе татар милләтенең байлыгы санала. “Татар инануы” дип аталган соңгы китабы 80 яшьлек юбилее уңаеннан Уфада дөнья күргән иде. Башкортстанда китапны зурлап тәкъдим итү кичәсе дә узды. Әлеге трилогия татар милләтен саклап калу юлларын күрсәтүе белән кадерле дип саный белгечләр.

Рашат Сафин шулай ук милли хәрәкәт әйдаманнарының берсе иде. Аның көчле фикерләре еш яңгырады, яңача эшләргә, яңа идеяләр белән чыгарга чакырды. Шул ук бәйсезлек мәсьәләсендә дә “иске юл белән көрәшсәк, бернигә дә ирешә алмаячакбыз, чөнки, беренчедән, халык моны үтте. Икенчедән, идея яңа, заманыбыз таләпләренә туры килергә тиеш. Әмма милләтнең элитасы, төркеме булырга һәм алар алга таба уйланырга тиеш”, дип әйтә иде Рашат Сафин.

Рашат Сафин
Рашат Сафин

“Андый уйлану идеологиягә, Коръәнгә һәм изге китапларга нигезләнергә тиеш. Анда барысы да язылган. Бабил манарасы (Вавилон) турында риваять бар. Бабил манарасын Ходай тәгалә ни өчен җимергән? Чөнки бөтенесе бер телдә сөйләшә башлаган, ягъни бер фикергә килгән. Ә дөнья күптөрлелек бердәмлеге итеп яратылган. Бер Кытай акыллысы, яхшыны барыбыз яхшы дип таныйбыз икән, ул начарлыкка әверелә, чөнки бөтенесе бер фикергә килсә, каршылык бетә, дигән.

Каршылык булмаса хәрәкәт юк, хәрәкәт булмаса бәрәкәт тә юк. Бер-беребезне аңларга, юл куярга кирәк. Бу мәсьәләдә мин үзем оптимист булып калам. СССРның җимерелү сәбәпләренең берсе – бертөрлелек бердәмлеге, бер идеология, бер дәүләт планы булу иде. Хәзер Русиядә шул ук нәрсә торгызыла. Мин моны бу Русия империясен җимерү өчен махсус эшләнми микән, дип уйлыйм? Шуңа күрә, каршылыклар чыга икән, өметсезлеккә бирелмәскә, ә юлларын эзләргә кирәк,” дигән иде ул.

Рашат Сафин заманында латин имласы проблемаларын күтәргән кешеләрнең берсе. Ләкин эш башланган килеш калды. Бу уңайдан Рашат Сафин күп эшләребезнең нәтиҗәсе булмады, күп эшләребез шулай калды”, дип кызгануын белдергән иде. “Саный китсәң, юкка эшләгән эшләребез бик күп. Безнең Конституциябез, референдумыбыз... Ә нәтиҗәләре юк бит”, дигән иде Рашат ага 2020 елга хәтле Русиядә татар халкының үсеш юнәлешләре турында сөйләшү барышында. Әлеге стратегияне тәнкыйть итеп “Стратегия – ул ерак киләчәккә карый. Әмма әгәр дә синең программаң кемгә дә булса бәйле икән, бу инде стратегия, үсеш була алмый. Безгә милләтнең бәйсез киләчәге турында уйлый башларга вакыт”, дигән иде ул.

Шулай ук ул татарларның илдәге сәясәтне үз файдасына бора алмавы өчен борчылды Рашат әфәнде. “Милли компонентны юкка чыгаралар, дибез. Бу мәсьәләне күтәрергә бик җайлы вакыйга - Көньяк Осетияне һәм Абхазияне таныдылар. Безгә шул вакытта күтәрелергә иде. Сәясәттә начар вазгыять юк. Начар вазгыятьне үз файдаңа бора белергә кирәк. Безгә бу әйбер җитми. Бездә стратегик юнәлештә уйлаучы төркем юк. Аны дин әһәлләре белән бергә оештырырга кирәк”, дигән иде Рашат Сафин.

XS
SM
MD
LG