Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда узган чарада имамнар өчен тел дәреслеге тәкъдим ителде


Казанда узган дини конференциядә имамнар өчен тел дәреслеге тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

29 ноябрь Русия ислам институтында узган "Мөселман уку йортлары эшчәнлегендә инновацион технологияләр" дип исемләнгән конференция кысаларында "Татар телле мәгарифнең үсеше"нә багышланган секция үткәрелде.

Конференциядә чыгыш ясарга теркәлгән 21 кешенең алтысы гына мәкаләләрен җиткерә алды, калган 15е конференциягә бөтенләй килмәде. Секциядә татарча гына сөйләшмәделәр, чыгышларын урыс телендә ясаучылар да булды.

Конференциядә дини уку йортларында белем алучы имам-хатыйбларга татар телен өйрәтү өчен РИИның татар кафедрасы әзерләгән дәреслек тә тәкъдим ителде. Әлеге дәреслек 11 лексик темадан тора. Татар әлифбасын, татар теленең үзенчәлекле авазларын өйрәнү, исәнләшү һәм танышу, атна көннәре, ел фасыллары, ашамлыклар, милли ризык, шәхси һигиена, тышкы кыяфәт, көндәлек тәртибе, гаилә бәйрәмнәре, белем алу, дини һәм дөньяви уку йортлары, 1000 еллык Казан, хаҗ сәфәре һәм Татарстан Республикасы темаларын булачак имамнарга шушы дәреслек ярдәмендә өйрәтәчәкләр. Дәреслек хәзер раслау процессын үтә.

Филология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Рәмзия Болгарованың чыгышы "Заманча югары уку йортларындагы студентларның поликультур мәгарифе"нә багышланган иде. Чыгышын тәмамлар алдыннан Болгаровага РИИның журналистика юнәлешендә белем алучы шәкерт "чиста" сүзенең синонимы бармы?" дигән сорау биреп бәхәс тудырды.

Конференциядә шулай ук иске татар телендәге язма истәлекләрнең лексикасын өйрәнү тарихына бәйле мәсьәләләр һәм татар теле түгәрәкләрендә сөйләм телен үстерүгә багышланган чыгышлар ясалды.

XS
SM
MD
LG