Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:17

Азатлык фән дөньясы һәм алгарыш технологияләренә күзәтү ясауны дәвам итә. Tesla ширкәте Тын океандагы утрауны тулысы белән кояш энергиясенә күчергән. Стивен Хокинг хәзерге вакытның планета өчен куркыныч булуын белдергән. Лондонда ризыкны роботлар ташый башлаган.

Мөгаен, фән дөньясындагы иң зур вакыйга бу көннәрдә Тын океанда урын алгандыр. Машиналар җитештерүче Tesla ширкәте Тын океанда урнашкан Тау утравын тулысы белән кояш энергиясенә күчергән. Моның өчен ширкәт утрауда меңнәрчә кояш батареяләре урнаштырган. Тулы бер утрауда хәзер кояш энергиясе - бердәнбер электр чыганагы.

Американ Самоа утрауларына кергән Тау утравында барлыгы 5300дән артык кояш панеле һәм 60лап Tesla Powerpack дигән энергия саклагычлары урнаштырылган. Элек утраудагы электр энергиясен дизель генераторлары барлыкка китергән. Кояш батареяләренең куәте 1,4 мегаватт тәшкил итә.

Энергия саклау режимында утрау өч көн кояш булмаган очракта да энергия кулланып яши ала. Яңадан энергияне тутыру өчен 7 сәгать кирәк була.

Хәзер утраудагы һәр йорт чиста энергияне куллана. Фән һәм алгарыш күзлегеннән караганда, бу гаять әһәмиятле тәҗрибә булып санала. Утраулагы меңләгән кешенең чиста энергия белән яшәве киләчәктә бөтен кешелекнең дә андый төр энергиягә күчүенә өмет бирә.

Стивен Хокинг кисәтә

The Guardian журналында танылган галим Стивен Хокинг британнарның Европа Берлегеннән чыгу карары һәм Дональд Трампның АКШ президенты итеп сайлануы турында язып чыкты. Галим фикеренчә, мондый карарларга каршы чыгу "котычкыч хата" булыр иде.

Бездә планетаны юкка чыгара алган технологияләр бар, ләкин аннан башка урынга күченү мөмкинлеге юк

Болай тавыш биргән кешеләрнең борчылуын аңлап була: фабрикаларда машиналар кеше урыннарын ала, ясалма акыл инде урта сыйныф эшен дә тартып ала башлый. Бу дөньяда икътисади тигезсезлек булдыра, дип саный Стивен Хокинг. Һәм бу тигезсезлек арта барачак кына. Кешеләрнең яда идеаллар эзләве табигый, һәм брекзит белән Трамп шуңа күрә уңышка ирешә алган.

Хокинг фикеренчә, планетага хәзер зур куркынычлар яный: климат үзгәрешләре, ризык күләмен арттыру, кеше саны артуы, эпидемияләр. Без кешелекнең иң куркыныч вакытында яшибез. Бездә планетаны юкка чыгара алган технологияләр бар, ләкин планетадан башка урынга күченү мөмкинлеге юк.

Бездә бары тик бер планета гына булгач, аны сакларга кирәк. Моның өчен дәүләтләр арасында чикләрне юкка чыгару мөһим, дип саный галим. Дөнья җитәкчеләре моны аңларга тиеш һәм булган ресурслар белән уртаклашырга тиеш. Без моны башкарырга сәләтле, ләкин бу барлык җитәкчеләрдән, Лондондан Һарвардка, Кэмбриджтан Һолливудка кадәр беренче урынга тыйнаклыкны куярга таләп итә, дип йомгаклый фикерен дөньякүләм танылган галим.

Лондонда ризык ташыган роботлар

Лондонда ризык ташуны хәзер роботлар башкарачак. Just Eat ширкәте алты тәгәрмәчле роботларны ризык ташыр өчен куллана башлый. Starship Technologies чыгарган бу роботлар сынауны уңышлы уза алган, хәзер алар киң кулланылышка чыгачак, дип көтелә.

Мондый "курьер"лар камера, микрофон һәм вандалларга каршы сигнал белән җиһазландырылган. Навигация өчен GPS кулланыла. Заказ ясаганнан соң робот хәрәкәтен смартфоннан күзәтеп була. Килеп җитүгә ул смс-тан яки кушымтадан хәбәр бирә. Робот 9 кг-га кадәр ризык ташый ала.

Моңа кадәр Казан IT-паркында "Hi, future" форумында дрон тарафыннан пицца китерү эксперименты ясалган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG