Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 15:58

5 декабрь Чаллы төбәге язучылары җыены үтте. Язучылар төрле мәсьәләләр күтәрде, киләсе ел Тукай бүләгенә яңа нәмзәт сайлады һәм Чулман төбәге язучылары премиясе булдыру турында да сүз күтәрелде.

Төбәк язучылары җыены көн тәртибендә оешманың еллык йомгагы, хисабы беренче урында торуы хакында ассызыкланды. Аннан соң инде юбилярлар, әдәби берләшәмәләр эше хакында сүз барачагы искәртелде. Татар әдәбиятында яхшы язмалары белән танылучыларны төрле премияләргә тәкъдим итү турында сүзләр җыен барышындарак ишетелде.

Факил Сафин
Факил Сафин

Чаллы төбәге язучылары берлеге рәисе Факил Сафин әлеге җыенда язучыларның быел башкарган гамәлләре хакында аен-айга, көнен-көнгә туры китереп күрсәтте. Төбәк язучыларының шушы тирәдә генә түгел, Идел буе республикаларында, шәһәрләрендә һәм авылларында да эшчәнлек алып барулары хакында әйтелде. Рәис чыгышына канәгатьсезлек белдерүчеләр, чыгыш буенча бәхәсләшергә теләүчеләр күренмәде.

Рафис Сәлимҗанов
Рафис Сәлимҗанов

Шулай да биредә татар матбугаты турында, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларына, “Шәһри Чаллы” газетларына язылу турында сүз чыккач, язучы Рафис Сәлимҗанов җыенны бераз кыздырып алды. Ул: “Казан утлары” инде бетте, ул иң куркак татар журналы. Анда “куян шулпасының шулпасына гына тартым әсәрләр басыла башлады. Мин анда Рафаэль Мостафин мөхәррир булган чорларны сагынып искә ала башладым”, дигән сүзләрен ирештерде. Шушыларга җавап итеп әлеге журналда эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиева ризасызлык белдерде, басмада яңадан-яңа, матур вә эчтәлекле әсәрләр басылуын белдерде. Айгөл ханымны башка язучылар да хуплады. Шулай да Рафис Сәлимҗанов үз фикерендә калачагын җиткерде.

Аннан сүз татар әдипләре, шагыйрьләре өчен бирелә торган Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемнәрендәге премияләргә нәмзатләр күрсәтү, тәкъдим итү турында барды. 2017 елда әлеге бүләкләргә Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Чаллыдан китеп Казанда яшәүче Фирүзә Җамалетдинова, Чаллыдан Рәзинә Мөхияр, Актаныштан Фәнәвис Дәүләтбаев күрсәтелде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Әлбәттә, татар әдипләре өчен иң зур бүләкнең берсе – Тукай исемендәге премия. Җыенда шушы хакта да сүз булды. Факил Сафин монда “Чаллы төбәгеннән Тукай бүләгенә кемне тәкъдим итәбез?” дип сорауны ачыктан-ачык күтәрде. Залдан “Факил Сафинны” дигән сүзләр яңгырагач, язучы Фәүзия Бәйрәмова торып басты һәм аны яклавын белдерде. Кыска гына чыгышында Фәүзия ханым “Роман жанрында Тукай бүләгенә иң лаек кеше – Факил. Романында ул репрессия корбаннары хакында яза. Бу темага алынучы аз. Элегрәк утырып чыкканнар үзләре хакында бераз язалар иде дә, шуның белән бетте. Репрессия чоры турында язарлык кешеләр бармак белән генә санарлык калды. Факил Сафинның иҗаты Тукай бүләгенә лаек. Ул иҗтимагый эшләрне дә җигелеп тарта. Минем уемча, Факилнең вакыты җиткән. Мине кабат тәкъдим итәргә теләүчеләр бар. Миңа бирмәячәкләр. Мин моның белән килештем. Сезгә үпкәләмим, рәнҗемим. Сез тырышып карадыгыз. Айдар абый Хәлимнең быелгы Тукай бүләгенә мөнәсәбәтен әйтә алмыйм. Ул да хәзер террорчылар исемлегендә тора. Үзем ике ел тордым. Хәзер минем исем бу исемлектә юк”, дип белдерде.

Факил Сафин намзәтенә казаннар каршы килмәсме дигән сорауны да күтәрделәр.

Төбәк язучылары җыены
Төбәк язучылары җыены

“Казаннар бик мәкерле. Астан уйнаталар. Барысын да көтәргә була. Чаллыда бүген бер генә Тукай бүләге иясе дә юк. Вахит та (Имамов) алды да, Казанга китте”, дигән җавап сүзләрен әйтте Фәүзия Бәйрәмова.

Факил Сафин ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен әйтте һәм Тукай бүләгенә “Саташып аткан таң” романын, “Галәм күзе” шигырьләр җыентыгын күрсәтәчәген җиткерде.

Шушында ук Чулман төбәге язучылары өчен Тукай бүләгеннән ким булмаган премия булдыру турында да сүз кузгаттылар. Ләкин эшнең иганәчеләр табуга барып тоташачагын ишеткәч, бу хакта фикер алышу озакка сузылмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG