Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:53

Татьяна Тихонова Идел буе спорт академиясенең Чаллы бүлеген тәмамлаган булган.

4 декабрь Ханты-Мансийски янында юл казасында Татарстанның Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган 24 яшьлек Татьяна Тихонова да һәлак булган. Ул академиянең Чаллы бүлегендә укыган.

Ханты-Манси автоном бүлгесе матбугат чаралары язуынча, Татьяна Тихонова тренер булып эшләгән һәм балалар тагын бер көн калырга сораса да, бер төркемне 3 декабрьдә үк кайтарып җибәргән. Балалар, тренер безне коткарды, дип сөйлиләр.

4 декабрьдә Ханты-Манси автоном бүлгесендә автобус, ике йөк машинасы һәм бер җиңел машина бәрелеше нәтиҗәсендә 34 кеше зыян күрде, 12 кеше, шул исәптән 10 бала һәлак булды.

Сишәмбе тикшерү органнары юл казасында һәлак булучы балалар шөгыльләнгән "Сибиряк" спорт мәктәбе директоры Ирина Тарасованы тоткарладылар. Автобус юлга әзерлексез чыккан диелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG