Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:34

"Татар моңы": әле дә үсеп җитмәгән тамаша


6 декабрь Казанда сигезенче мәртәбә "Татар моңы" телевизион җыр фестивале узды. Төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар күп булса да, арада аерылып торучы юк, барысы да бертигез дәрәҗәдә диярлек булды. Быел тамаша ахырында "Туган тел" җыры яңгырамады.

Камал театрында узган "Татар моңы"на тамашачылар арасында билетлар аркасында шау-шу куптарылмаган иде. "Үзгәреш җиле" ндә "артык билетлар бармы?" дип сорап йөрүчеләр булса, монда андый хәл күзәтелмәде. Билетларның бәясе 300 сумнан алып 700 сумга кадәр иде. Тамашачылар арасында күпчелек өлкән һәм урта яшьтәгеләр иде, 800 кешелек зал тулды. Күпләрнең "Татар моңы"н Татарстан президенты хәер-фатихасы белән оештырылган "Үзгәреш җиле" белән чагыштырасы һәм үгисетелгән моңны яклыйсы килде. Ләкин сигезенче мәртәбә үткәрелгән “Татар моңы” әле дә бәяләрлек дәрәҗәгә үсеп җитмәгән булып чыкты.

Тамашага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килмәде. Күпләр моның сәбәбен Салават Фәтхетдиновның күптән түгел президент химаясендә үткән "Үзгәреш җиле" фестивален тәнкыйтьләвеннән күрде. Түрәләрдән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат Разил Вәлиев күренде. Аларга җәмгысе 29 чыгышны карарга һәм җыр сәнгатенең дәрәҗәсен, бәйгенең әһәмиятен бәяләргә туры килде.

"Татар моңы" милли киемне сәхнәгә чыгарды"

Жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина "Татар моңы" - бөтен дөнья татарларын берләштереп тора торган бәйге, затлы җырлар яңгырады дип әйтте.

Зилә Сөнгатуллина
Зилә Сөнгатуллина

"Катнашучылар арасында моңсызлар бик сирәк. Хәтта 17 яшьлекләр дә йөрәкләреннән үткәреп, бирелеп җырлый. Татар җыры – ул татарның йөзе. Без ничек өйрәтәбез, бу балалар киләчәктә сәхнәдән үзләрен ничек тота – безнең йөзебезгә шуннан чыгып бәя бирәчәкләр. Бу бөтен дөнья татарларын берләштереп тора торган бәйге. Быел бәйге яхшы хәзерлектә үтте. Киемнәрен генә алыйк: берсендә дә тән күрсәтү, затсызлык булмады. Татар тыйнак киенгән, аңа хас булмаган киемнәрдән тыелырга кирәк. Өченче турга узган җырчыларга остаханәләр уздырдым", диде Азатлыкка Зилә ханым.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, "Татар моңы" чыннан да беренчеләрдән булып җырчыларны милли киемнәргә киендерде, калфак, түбәтәйле итте. Эстрада фестивальләрендә татар җырчылары ярымшәрә булса, "Татар моңы" милли киемгә моданы кертергә тырышты.

Зилә Сөнгатуллинадан, Вадим Эйленкрингның (“Үзгәреш җиле проектының музыкаль җитәкчесе) “Эстрада – бизнес, аны фольклор белән бутарга ярамый” дигән фикере белән килешү-килешмәвен дә белештек.

"Бу – бөтенләй дөрес фикер түгел. Татар музыкасын милли моңнан башка күз алдына да китереп булмый, хәтта операны да. Мин операны күп еллар башкарым, Хәйдәр Бигичев белән дуэтлар шактый булды. Бөтен әсәргә моңыбызны сала идек. Шуңа күрә халык безгә никадәр ят тоелган операга тартылды да", дигән фикердә җырчы.

Жюри тел яшерә, фикерне сак әйтә

Җырчыларны Фердинанд Сәлахов, Сәгыйть Хәбибуллин, Алсу Әбелханова, Зилә Сөнгатуллина, Резедә Шәрәфиева, Наил Сәгъдиев, Филюс Каһиров кебек хөкемдарлар бәяләде. Жюри рәисе - Салават Фәтхетдинов.Хөкемдарлар фикерләре белән уртаклашырга атлыгып тормады, журналистлар белән аралашырга теләмәде. Салават та, тамашаның сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова да, Филүс Каһиров сөйләшүдән, фикер әйтүдән баш тартты.

Фердинанд Сәлахов "сәясәткә" кысылмыйча гына фикерен җиткерергә ризалык бирде. Ул да журналистлар белән сак сөйләшергә тырышты.

Фердинанд Сәлахов
Фердинанд Сәлахов

"Сигез ел дәвамында меңнән артык катнашучы тыңладык. Иң талантлы яшьләр сәхнәгә җиңүчеләр булып чыкты, соңыннан бу шөгыльләрен һөнәргә әверелдерделәр. Алар бик күп. Аларны төп сәхнә тотучылар дисәк тә була. Монда күбесе Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина укучылары, алар киләчәктә эстрадага төпле репертуар белән аяк басачак. Ике ел элек бәйгегә академик вокал номинациясе кертелгән иде. Быел бу номинациягә катнашырга бик күп кеше килде. Беренче елларда алар бик аз иде.

Быел сайлавы авыр булды. Араларында опера театрында эшләүчеләр дә, табигатьтә бик сирәк очрый торган түбән тавышлы җырчылар да бар. Алар татар эстрадасының нигезен тәшкил итәр дип өметләнәм. Бу балалар монда катнашыр өчен генә килмәгән, яшәгән җирләренең һавасын, үзенчәлеген, шул җирлектә яшәгән башка милләт вәкилләренең татарга булган мөнәсәбәтен дә алып килгән", диде Фердинанд әфәнде.

Татар моңын ерактан эзләмәгәннәр

Оештыручылар моңлы, сәләтле җырчыларны Русия, дөнья буйлап эзлибез дисәләр дә, быелгы катнашучыларга күз салсаң, күбесе Казанда белем алучы студентлар. Кытай кызы Юй Хао - Казан дәүләт консерваториясе студенты. Бәйгедә катнашырга укытучысы киңәш иткән. Кытай белән татарның көйләре охшаш, миңа “Халисә” (Г. Хуҗин сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы) җырын өйрәнү авыр булмады, ди ул.

Кытай кызы Юй Хао
Кытай кызы Юй Хао

Кырымтатар Мәвилә Мөхтәримова да Казан консерваториясе студенты, аңа да катнашып карарга киңәш иткәннәр. Димәк “Татар моңы” дөнья буйлап сибелгән татарлар арасында моңлыларны эзли дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килеп бетми, ә менә катнашучыларны бәйге аша эшле булулары бик мөмкин.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов бәйге ярдәмендә ансамбльдә кан алмаштырырга җыена.Ул һәр милләтнең үз образы бар, нинди генә юлдан китсә дә, җырчы әнә шул образга хилафлык китерергә тиеш түгел дип саный.

"Татар халкы булганда, теле, моңы җуелмаганда бу бәйге дә югалмас, аның киләчәге бар. Мин монда эшлим дә, талантларны да күзлим. Киләчәктә кайберләрен ансамбльгә эшкә чакырырга телим. Хор төркеменә алу өчен җырчылар, шулай ук музыкантлар белән кызыксындым. Монда киң диапазонлы тавыш белән җырлаучы җырчылар бар.

"Эстрадада җыр кытлыгы"

Бүген эстрада турында сүз бик күп. Ул нинди юнәлештә үсәргә тиеш соң? Бу хакта бераз булса да Римма Ратникова фикерен белдерде. Халыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп җыр сәнгатендәге проблемнарны билгеләп үтте.

Римма Ратникова чыгыш ясый
Римма Ратникова чыгыш ясый

"Бу – татарның җыр мирасын яңартып яңа буынга тапшыру чарасы. Яңарту, яңару дигән сүзләр көн тәртибендә, алар бик тә популяр. Президентыбыз да татар эстрадасын яңартып, дөньяви дәрәҗәгә күтәрергә дигән максат куйды. Без аның белән килешәбез. Яңарту юллары хакында, миңа калса, әле бергәләп уйлашырга кирәк. Яңача яңгырату ул, әлбәттә, булырга тиеш, шул ук вакытта сүзләренә, көенә, моңына хилафлык китерергә ярамый", дип нотык сөйләде ул сәхнәдән.

Римма Ратникова җыр кытлыгына да игътибар итте. Чыннан да, эстрада бәйгесе дип игълан ителгән “Үзгәреш җиле” дә классик репертуар сайлаган иде. Анда башлыча халык җырлары, профессиональ классик музыка әсәрләре сайланган иде. “Татар моңы” да бу юлдан тайпылмый. Монда катнашкан конкурсантлар да халык җырларын, классик музыка үрнәкләрен башкара. Димәк, классик музыка янәшәсенә куярлык җырларыбыз юк икәненә тагын бер дәлил.

Бәйгедә иң зур бәйге инструменталь ансамбльләр арасында булган. Болар – милли уен коралларын популярлаштыручылар да, араларында үзләре ясаучылар да бар. Йошкар Ола шәһәреннән татар гөсләчеләре ансамбле җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов әйтүенчә, ике яклы гөсләләрне алар үзләре ясый. Үрнәкне экспедиция вакытында бер әбинең келәтендә табып алганнар.

"Йошкар Олада татарларны алай бик күп дип әйтеп булмый,осталарны да табармын димә, үзебезгә тырышырга туры килә. Татар иҗтимагый үзәгендә татар теле, җыр, спорт түгәрәкләре бар. Тел өйрәнергә кечкенә балалардан алып әбиләргә кадәр килә. Әмма күпчелек телне дә, денне дә онытты шул инде. Хәзер әле безгә булган мирасны сакларга, халыкка үрнәк итеп күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Татарстан грантларын оттык, сәхнә киемнәре тектердек, безгә карап җырларга теләүчеләр булды. Шушы кечкенә генә җиңүләребезгә дә сөенеп яшибез", диде ул Азатлыкка.

Концерт алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Роза Әдиятуллинаның шаяртырга тырышулары белән үрелеп барды. Шулай ук бер сәер момент та булып алды: алар тамашачыларга Гөлназ Галимуллина чыгыш ясаячак, соңыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ихтирам йөзеннән аягүрә алкышларсыз инде дип үтенделәр. Сәхнәгә "инвалид кыз" чыкты, җырлады. Әмма чынында ул “Айсылу” киносының дәвамын төшерүләре генә иде.

Гөлназ Галиуллина
Гөлназ Галиуллина

"Моң төшенчәсе тарая"

Күңелне кырып алган мизгелләр бу гына түгел. Алар хакында төгәлрәк Татарстанның халык җырчысы Шамил Әхмәтҗанов Азатлыкка сөйләде.

"Канат ярмаган кошның очышына бәя биреп булмаган кебек, мондагы номинантларга да бәя бирә алмыйм. Кем белә, бәлки араларыннан лачыннар да чыгар. Эш бит анда түгел. Татарны бәйләүче чара булганга, мин бу бәйгенең ел саен уздырылуын, ниһаять, үсүен телим. Җырчыларга, алып баручыларга киңәш бирсеннәр иде.

Дистә елдан артык Казан музыка училищесында укытканга, моң төшенчәсенең мәгънәсе тараюы белән килешә алмыйм. Күбесе бормаларны алмый, баскычлап җырлап китә, бу инде урыс манерына җырлау дип атала. Алай ярамый. Алып баручыларның фамилияләрне урысча игълан итүләренә татар авазларын каты әйтүләренә эчем пошты. Кайчан “хәм” диюдән туктарлар икән болар дип уйлап утырдым", диде ул.

"Туган тел"не Салават җыры алыштырды

Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Үзгәреш җиле” тирәсендәге бәхәскә нокта куярга теләп: "Фестивальләрнең һәрберсенең үз юнәлеше бар, аларның һәркайсы кирәк", диде. " Ваһапов исемендәге фестиваль булсынмы, “Татар җыры”мы, “Татар моңы”мы, “Үзгәреш җиле”ме – һәрберсенең үз юлы. Алар күп булсын. Без җыр аша киләчәк буыннарга татар тарихын, күңелебездәге сүзләребезне җиткерергә тиеш", диде ул.

Фестивальләрнең һәрберсенең үз юлы, һәрберсе мөһим диелсә дә, аларның бәяләнүе генә төрле. “Татар моңы” бюджеты 5 миллионны тәшкил итсә, “Үзгәреш җиле”неке - 70 миллион сум.

Тамаша "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән тәмамлады
Тамаша "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән тәмамлады

Җыеп әйткәндә, номинацияләр күп, җиңүчеләр һәм махсус бүләкләргә лаек булучылар шактый иде. Алар арасында иң яктысы юк, барысы да бертигез дәрәҗәдә диярлек булды. Тамаша узган еллардан аермалы буларак "Туган тел" урынына "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән тәмамлады.

XS
SM
MD
LG