Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче американ астронавты Джон Гленн 95 яшендә вафат


Джон Гленн
Джон Гленн

Җир тирәли беренче тапкыр әйләнеп чыгучы америка астронавты һәм Огайо штаты сенаторы Джон Гленн вафат. Аңа 95 яшь булган.

Джон Гленн Җир тирәли әйләнеп чыгучы беренче америка астронавты. Ул орбита очышын Юрий Гагарин һәм Герман Титовтан соң өченче булып 1962 елның 20 февралендә башкара.

Гленның "Меркурий-6" ракетасында очышы 4 сәгать 55 минутка сузыла. Әлеге вакыт эчендә космик аппарат җир орбитасын дүрт тапкыр әйләнеп чыга.

1974 елда Джон Гленн АКШ сенатына сайлауда җиңеп чыга һәм 24 ел дәвамында сенатор булып эшли. 1984 елда президент сайлауга намзәтен чыгара, ләкин праймеризда җиңелә.

Икенче тапкыр ул галәмгә 77 яшендә – 1998 елның октябрендә “Дискавери” шаттлында оча.

Джон Гленн очучы-сынаучы, Икенче дөнья һәм Корея сугышлары ветераны.

Ул XX гасырның иң күренекле кешеләренең берсе дип санала.

XS
SM
MD
LG