Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кризис чорында халыкның кәефе сулга авыша"


Китап ярминкәсе күренеше
Китап ярминкәсе күренеше

10-11 декабрь Казанда "Смена" заманча сәнгать үзәге оештырган Кышкы китап фестивале үтте. Быелгы ярминкәдә диктаторлар турында китапларның аеруча күп булуы игътибарны җәлеп итте.

Казан мэриясе ярдәме белән оештырылган әлеге фестивальдә быел 50дән артык нәшрият катнашты, чара кысаларында дистәдән артык лекция, тугыз остаханә, экскурсия һәм концерт оештырылды.

Быелгы фестивальдә диктатор шәхесләр турында китапларның аеруча күп булуы игътибарны җәлеп итте. Сталин, Берия, Һитлерга багышланган басмалар, хәтта балалар өчен Карл Маркс турында сөйләүче рәсемле китап та бар иде. Моннан тыш киштәләрдә Дональд Трамп, Наполеон, Фидель Кастрога багышланган китаплар күзгә чалынды.

Совет Берлеге турында басмалар күп иде. Аларда ил тарихында аерым чорлар яктыртылган: мисал өчен, СССР белән АКШ арасында барган “салкын сугыш”, совет чоры сәнгате турында китап. 1929, 1933 елларда дөнья күргән китаплар яңадан бастырып чыгарылган. Совет чоры плакатлары да аерым басма булып чыккан. СССР белән АКШ арасында барган “салкын сугыш” турында китап ике сәгать эчендә сатылып беткән.

Китап ярминкәсендәге китаплар
Китап ярминкәсендәге китаплар

Бу нәрсәгә бәйле, дип без китап нәшер итүчеләрдән сорадык. Китап сатучыларның берсе моны илдәге вазгыять үзгәрүе белән аңлатты.

“Җил башка якка авышты, сулчы идеяләр өстенлек ала башлады. Кризис вакытында халыкның кәефе һәрвакыт сул якка таба китә. Бу Русиядә генә түгел. Белүемчә, Карл Марксның “Капитал”ы Германиядә да басылып чыкты һәм зур уңыш белән сатыла. Икенче сәбәп – хәзер Русиядә тарихи шәхесләр турында әйтеп бетергесез күп алдашулар, ялган мәгълүмат таратыла. Дәреслекләр дә алдаша. Шуңа да тарихка башка күз белән караучы әсәрләр барлыкка килә” диде ул. Һитлер турындагы китапның бары биографик әсәр булуын, ә Наполенның тормыш юлы заманча менеджмент күзлегеннән чыгып язылуын да аңлатып китте чарада катнашкан китап сатучы.

Татар тарихы
Татар тарихы

Фестивальдә тагын бер күзгә ташланган әйбер – быел үзебездә эшли торган татар нәшриятларының татар телендәге китаплары бермә-бер күбрәк. Шиһәбетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында әле яңа гына чыккан, Башкортостан татарлары тарихына багышланган хезмәт, Каюм Насыйриның аш-су китабы, җиде томлы "Татар тарихы"н алып була. Дөрес, бәяләре шактый югары – "Татар тарихы"ның бер томы 1200 сум торса, "Башкортостан татарлары тарихы" 1000 сум тора. Язучы Гүзәл Яхинаның шау-шу куптарган “Зөләйха күзләрен ача” әсәренең татарчага тәрҗемәсе дә фестивальдә тәкъдим ителгән.

“Зөләйха күзләрен ача” китабы
“Зөләйха күзләрен ача” китабы

Татар китапларының күплеге тагын бер уйга этәрә: нигә татар басмалары өчен аерым, Мәскәү яисә Франкфуртта уза торган зур фествивальләр мисалында, бер чара уздырылмый? Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Сәвия Әхмәтҗанова “оештыручылар юк” ди.

“Татар китапларын укый торган кешеләр күп. Бигрәк тә татар телле яшьләр күп хәзер. Мин үзем кибеттә эшләгән вакытта татарча сөйләшәм, минем белән бөтен яшьләр татарча сөйләшә. Фестивальне оештыручы булса, уздырып булыр иде. Басмалар да бар, укучы да бар. Оештыручы гына юк”, ди ул.

Татарларның үз китап фестивален уздыру өчен каяндыр оештыручылар, бюджет эзләп йөрергә тиешлеге сәер тоела, чөнки “Смена” уздырган фестивальгә дәүләттән дә акча бүлеп бирелгән. Татар китабын таратуга да Татарстан хөкүмәте ярдәм итәргә тиеш.

Ярминкәдә татар китаплары
Ярминкәдә татар китаплары

"Смена" заманча сәнгать үзәгендә Кышкы китап фестивалендә ярминкәдән кала башка чаралар да узды. Тәрҗемәче һәм театр хезмәткәре Илнур Низамиев "Татар мәгърифәтчелеге тарихы" дип аталган ике сәгатьлек экскурсия үткәрде. Камал театры янында урнашкан урамнардан узып ул бу җирләргә бәйле галимнәр, эшлеклеләр, иҗат әһелләре турында сөйләде.

Шулай үк чарада "Юлбасма" нәшрияты чыгарган "Кырлай әкиятләре" җыентыгы тәкъдим ителде. Бу китап татар һәм рус телләрендә, кече яшьтәге балалар өчен эшләнгән. Рус тексты Равил Бохараев тәрҗемәсендә бирелгән.

XS
SM
MD
LG