Accessibility links

чәршәмбе, 22 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:28

11 декабрь Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Расих Ханнановның 85 яшьлек юбилеена багышланган шигърият-җыр кичәсе узды.

Соңгы вакытларда мәдәни үзәкнең зур залы бу тикле тамашачыны күргәне юк иде әле. Чарада танылган композитор, Тукай бүләге лауреаты Рим Хәсәновның да катнашуы бу очрашуның шул кадәр күләмле булуына сәбәпче булгандыр дип тә әйтерегә була. Рим Хәсәновны халык көчле алкышларга күмеп каршы алды.

Тамашачылар
Тамашачылар

Расих Ханнановның юбилее уңаеннан тамашачылар белән булган очрашуда Мәскәүнең танылган җырчылары Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, "Татар моңы" лауреатлары Илнара Нигъмәтуллина, Мәскәү башкортларының “Ак тирмә” төркеме, башкортларның “Илһам”, татарларның “Газиз” театр студияләре, “Шонкар” бию төркеме һәм башкалар катнашты. Җырчылар Расих Ханнанов шигыренә язылган җырларны башкардылар, театр студияләре аның сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Наилә Фатехова, Рим Хәсәнов Расих Ханнанов сүзләренә күптән түгел генә иҗат иткән өр-яңа җырларын башкардылар. Шулай ук халык инде бик яратып өлгергән иске җырлар да яңгырады. Очрашуда шулай ук рәссам Васил Ханнанов та бар иде.

Сәхнә түрендәге экранда Расих Ханнанов сүзләренә язылган җырларны җырлаучы Башкортстан һәм Татарстан җырчылары чыгышларыннан да өзекләр булды. Шулай ук экранда автор белән булган әңгәмәне дә тамашачылар игътибар белән тыңладылар.

Гөлчәчәк Ханнанова (с), Рим Хәсәнов, Роза Хәбибуллина, рәссам Васил Ханнанов
Гөлчәчәк Ханнанова (с), Рим Хәсәнов, Роза Хәбибуллина, рәссам Васил Ханнанов

Очрашуда Татарстан һәм Башкортстан вәкиллегеннән дә чыгыш ясадылар. Расих Ханнановның Башкортстан вәкиллегенең матбугат бүлегендә эшләүче кызы Гөлчәчәк Ханнанова әтисе турында сөйләде. "Ул бирегә килергә бик теләгән иде, ләкин авырып китү сәбәпле килә алмады", диде һәм Азатлык хәбәрчесенә болай дип белдерде:

– Быел әтинең матур юбилее булды. Без менә шулай киң итеп беренче тапкыр Башкортстанда гына түгел, Мәскәүдә дә уздырырга булдык. Биредә якташлар да күп икән, аның җырларын башкаручы артистлар да бар. Татар, башкорт кайда гына яшәмәсен, аларга үз моңнары, үз җырлары һәрвакыт тансык. Минем өчен бу тикле халык килүе, аларның бирелеп тыңлаулары көтелмәгәнрәк бер сөенечле хәл булды. Биредә Рим Хәсәновның катнашуы да үз ролен уйнагандыр. Бу ике иҗат кешесе бик озак гомерләр бергә эшлиләр. Әлбәттә иске җырларны да ишеттерәсе килде, шуңа күрә экранда булса да тамашачылар аларны тыңладылар.

"Ак тирмә" төркеме чыгыш ясый
"Ак тирмә" төркеме чыгыш ясый

Әтинең сәламәтлеге бик яхшыдан булмаса да, аның иҗаты кимеми. Иң мөһиме - әле әтидә иҗат дәрте бар. Әлбәттә җырлар гына түгел, әтинең яңа китапларын да күрәсе килә. Ләкин бүгенге вакытта китаплар бастыру бик авыр, катлаулы нәрсә. Шулай булуга карамастан, бүгенге көндә ике нәшрияттан җавап көтәбез. Уфада “Салават ялкыны” дигән китап басылуын көтеп ята. Ул Салават Юлаевка багышланган, балалар өчен язылган әсәр. Икенче китап - 85 яше уңаеннан бәлки Казанда басылыр дип өметләнәбез. Ул гомер буе татарча язса да, Казанда әле аның бер китабы да басылганы юк.

Әти 60 елдан артык татар әдәбиятына хезмәт иткән кеше. 40 елга якын “Кызыл таң” татар газетасында эшләде. Менә Казанда “Робагыйлар” китабы басылыр дип өметләнәбез. Робагыйлар аның яраткан жанры. Алар татарча язылган. Ул китап гадәти генә китап булмаячак. Заманча, мультимедиа проекты дип әйтер идем. Анда аудио китап та, музыка дискы да булачак. Хәзер күп укыйлар дип әйтеп булмый. Бәлки аудио китапны тыңларлар. Әти анда үзе укый шигырьләрен.

Азатлык бу очрашуны бизәгән композитор Рим Хәсәновка да берничә сорау белән мөрәҗәгать итте:

– Рим әфәнде, сезнең күптәннән Мәскәүдә булганыгыз юк иде. Күпләр сезне дә сагынып килгәндер. Бүген сез мәскәүләргә шагыйрь Расих Ханнановны якыннан таныттыгыз. Бу очрашудан нинди тәэсирләр калды?

Рим Хәсәнов
Рим Хәсәнов

– Бу бик озакка истә калырлык очрашу булды. Кемдер шагыйрь Расих Ханнановны тагы да якынрак белергә килгәндер, кемдер бәлки мине тыңларга килгәндер. Бәлки җырчыларыбызны, театр студияләрен дә карарга, тыңларга килгәндер. Тамашачылар ни дип кенә килмәсеннәр, алар да бу очрашудан риза булдылар, минемчә аларның алкышлары шул турыда сөйли. Аларның шулай җылы каршылаулары, “Сине онытмаганнар, син әле тамашачыларга кирәк икән!” дигән фикер калдыра.

– Рим әфәнде, нәрсәләр язасыз, җырлармы, әллә зуррак әсәрләрме? Гомумән, инди иҗат планнары белән яшисез?

– Мин һәркөнне классик гитарада шөгыльләнәм. Һәркөнне нидер булса да язам. Кичә генә гитара өчен бер пьеса төгәлләдем. Шушы көннәрдә Расих Ханнанов сүзләренә аның вафат булган хатынына багышланган “Люция” дигән җырны яздым. Эшсез утырмыйм, эшсез утыра да белмим.

– Тагы берничә айдан сезнең дә юбилей бит. Сезнең дә түгәрәк дата. Аны ничек уздырырга планлаштырасыз? Бәлки Мәскәүдә оештырырга уйлыйсыңдыр?

– Мин Уфада кечкенә генә бер очрашу уздыру турында хыялланам. Тик Мәскәүдә түгел. Уфада Булат Азнабаевның джаз клубы бар. Ул үзе күз табибы. Ләкин джазны бик ярата. Ул зур булмаган бер клуб ачты. 70 кеше утырырлык. Анда үз ашханәсе дә бар. Иң шаккатырганы – сәхнәдә рояль тора. Ул 100 миллионлык рояль! Билләһи, шул бәядә! Булат Азнабаев ул үзе дә гаҗәеп дҗазмен. Пианинода бик яхшы уйный. Бу клуб дөньякүләм билгеле джаз клубка әверелеп бара. Анда инде танылган артистлар да чыгыш ясый. Менә мин юбилей көнендә шул клубта очрашу уздырырга хыялланам. Бернинди зур чаралар оештырырга уйламыйм да, теләмим дә.

Тамашачылар да бу очрашудан бик канәгать калганнар.

Гаяр Искәндәров: “Мин бу шагыйрьне беләм, аның җырларын да яратып тыңлыйм. Иске җырлар күбрәк булса тагы да шәп булган булыр. Ходай тәгалә саулык бирсен үзенә, озын гомерләр. Шагыйрьнең үзе белән дә очрашырга насыйп булсын”, диде.

"Шонкар" төркеме бии
"Шонкар" төркеме бии

Наил Гәрәев: "Бүген бик матур кичәгә җыелдык. Татар, башкорт бәйрәме булды бүген. Шагыйрь өчен шатланып, аның җырлары, аның тормышы белән таныштык. Аның иҗаты халык арасыннан чыккан һәм халыкка барып җиткән иҗат. Аның җырлары халык күңелендә хисләр тудырган. Шагыйрь белән бергә эшләгән, аның иҗатын моңга, җырга күмгән Рим Хәсәновка без бик рәхмәтле. Иҗатлары шулай бергә дәвам итсен. Бүгенге очрашу бик ошады, бик матур булды.

Без кайчандыр Идел-Урал дуслыгын башлаган идек, менә мондый очрашулар шул дуслык хисләрен яңарта дип уйлыйм. Без бу ике иҗат кешесен бик яхшы беләбез, җырларны шигырьләрен яратып тыңлыйбыз. Уфада яшәгән чакта без аларның җырларын сәхнә генә түгел, урамнарда җырлап йөри идек".

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG