Нисамбекова көндезге сәгать өчтән башлап Конституция маддәләрен кычкырып укыды. Ул күбрәк аның Русиядә үтәлмәгән өлешләрен сайлаган.
"Мин бүген ватандашларга Конституция көне барлыгын искә төшерер өчен урамга чыктым. Төп канунның, минем карашка, үтәлми торган маддәләрен укыдым. Әйтик, сайлау иреге, бернинди дә идеология басым кертелергә тиеш түгеллеге, җыеннар иреге турында һәм башкалар", дип белдерде Азатлыкка Эльза Нисамбекова.
Мондый чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә уза. Казанда ул тыныч кына тәмамланды.