Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 21:11

Мари Илендә "Марича язабыз" дип аталган гомум диктантны Мари дәүләт университетының өч студенты гына бер хатасыз язган.

Мари Илендә "Марича язабыз" дип аталган гомум диктантның нәтиҗәләре билгеле булды. Мари дәүләт университетының өч студенты гына аны бер хатасыз язган дип хәбәр итә "Йшкар-Ола" басмасы.

"Кызганыч ки, диктантта быел, былтыргыдан аермалы буларак, республиканың югары түрәләре, галимнәре, танылган кешеләре катнашмады. Диктантны күпчелек укытучылар, студентлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре язган", диелә басмада.

Диктант 10 декабрьдә билгеләп үтелүче Мари язуы көннәре алдыннан уздырылган. Анда бөтен республикадан ике меңләп кеше катнашкан. "Бишле"гә өч кенә кеше язса да, гомум нәтиҗәләре начар түгел диелә. Былтыр диктантта өч йөз кеше катнашкан булган.

29 октябрь Русиядә "Татарча диктант" узды. Русиянең тугыз шәһәрендә төрле яшьтәге кешеләр татарча диктант язуда үз көчен сынап карады. Диктант язарга бер мең тирәсе кеше теркәлгән булган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG