Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:10

"Татар халкының милли үзлеген саклау програмы" дигән нәрсә – акча исрафы гына"


Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылында VII Бөтенрусия авыл Сабантуе

"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы"ның вакыты 2016 ел ахырында чыга. Галим Дамир Исхаков фикеренчә, өч еллык програмның милли үзлекне саклауга файдасы булмады, документ төрле җирдән җыелган аерым бер чараларны финанслауга гына әйләнеп калды.

2016 ел ахырында "Татар халкының милли үзлеген саклау програмы"ның вакыты чыга. Ул 2014 елда көченә кергән иде. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан мәдәният министрлыгы әзерләгән әлеге програмны тормышка ашыру өчен 90 млн сумга якын акча каралды. Бу документны әзерләүчеләр татарча сөйләшүчеләрне 2016 елда 72 процентка җиткерүне (2013 елда 69%), татар теле туган телем дип санаучыларны 3 процентка арттыру максаты да куйды.

"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)". Соңгы өч графа бүленгән акчалар
"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)". Соңгы өч графа бүленгән акчалар

Програмда телне саклау һәм үстерүгә, татар мәхәлләсен торгызуга багышланган конференцияләр, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарларга багышланган китаплар чыгару, "Халкым минем" газетын тарату, "Татар иле" интернет проектын алга этәрүдә булышу, Сабантуйлар, татар гаиләләренә багышланган "Пар канатлар" слеты үткәрү һәм башка күп төрле чаралар каралган.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әлеге програмны киләсе елга да дәвам итү өчен акча бүленгән, ә програм үзе әзерләнмәгән дип белдерә. Аның сүзләренчә, 2014-2016 елгы програм да дәүләт акчасын бушка сарыф итү генә булып чыккан.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

– Әлеге програм 2016 ел ахырында бетә, алга таба яңа програм кабул ителер дип уйлыйсызмы?

– Програм дәвам ителәчәк. Мин күптән түгел Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында булдым. Анда Татарстанның киләсе елга бюджетын карадылар. Татарстан финанс министры чыгыш ясады да, милли үзлекне саклау програмына 2017 елга фәлән хәтле акча бирәбез дип әйтте.

Әле нәрсә эшлисе билгеле түгел, акча инде каралган

Әлегә кадәр үткән програмның нәтиҗәсе ясалганы юк. Чынлыкта, киләсе елга програм төзелмәгән, ә инде акча каралаган. Сорашкач белдем, аны киләсе елга автомат рәвештә озайтканнар гына, ә програмы юк. Бу бик сәер күренеш бит. Әле нәрсә эшлисе билгеле түгел, инде акча каралган. Аннан соң төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп тәкъдимнәрне җыеп алалар, ә чынлыкта, ул чын програм булмый, күз буяу өчен генә эшләнгән булып чыга. Ниндидер сумнар бирелә дә, аннан соң аны тота башлыйлар. Бу мәгънәле эш түгел.

– "Татар халкының милли үзлеген саклау програмы"ның иң җитешмәгән яклары нинди иде дип уйлыйсыз?

– Бу чынлыкта төрле кисәкләрдән җыелган, ясалма програм. Әгәр без берәр юнәлештә хәрәкәт итәргә уйлыйбыз икән, башта гомуми юнәлеш билгеләнгән булырга тиеш. Кызганыч, Татарстанда татарны үстерүгә багышланган гомум концептуаль програмы, йә булмаса концепциясе юк. Әнә шул концепция булмау сәбәпле төрле оешмалардан төрле теләкләрне җыеп алалар да, аннан бер-берсенә ялгап әнә шундый програм китереп чыгаралар.

Түрәләр арасында татар теленнән башка да яшәп була дигән караш таралган

Бу програмга шактый гына акча бүленә, әмма гомум бер юнәлеш булмагач бик сәер тәэсир калдыра һәм нәтиҗәле булмый. Төрле теләкләрне исәпкә алып бу програмны мәдәният министрлыгы җыя. Җыйганнан соң түрәләр эшләнгән эшне бәяләү өчен төрле күрсәткечләр куялар. Бәяләү индикаторы гади нәрсә түгел.

Әгәр син "Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы" нигезендә татарларның татар телен белүе 3 процентка арта дип язып куясың икән, башта чынлап та арттыра алу-алмавыңны уйларга һәм нинди тенденцияләр баруны белү кирәк. Алар матур булып күренсен өчен әнә шундый күрсәткечләр язып куялар. Ул күрсәткечләр үтәлмәгәч хисап тота алмыйлар һәм төрле сәбәпләр уйлап чыгара башлыйлар. Мондый програмның үтәгән бурычлары бик чикләнгән һәм чынлыкта милләт өчен бик файдалы әйбер түгел. Башта гомуми карашлар булдырырга һәм аннан соң гына програмга тотынырга кирәк.

Әнә шундый индикатор куеп мәдәният министрлыгы нык кына бер тапкыр янды. Мәдәният министры урынбасары татар туган телне белмичә дә милли аңын саклап кала дип чыкты. Бу мәсьәләне төрле урыннарда тикшерделәр дә. Аннары ул үзе дә мин ялгыш сөйләгәнмен дип әйтеп карады. Әмма эш шәхестә генә түгел, ә гомум индикаторларны һавадан алып куеп булмауда.

Безнең түрәләр арасында татар теленнән башка да яшәп була дигән караш таралган. Татар телен белмәгәннәрдә миллилек һәм милли аң чын рәвештә булмый. Татар дигән исемнәре саклана, ә исемнәре, чынлыкта, җисемнәренә туры килми.

"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)"
"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)"

– "Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы" чын җаны-тәне белән миллилеккә омтылмаган татарлар кулы төзегәнгә күрә зур хилафлыклар белән эшләнгән дип бәяләргә мөмкинме?

– Мөмкин. Әйттем бит, андый програм булдырганчы концептуаль яссылыктагы үзәген эшләү кирәк. Моңа кадәр кабул ителгән програмдагы тәкъдимнәрне бердәм юнәлешкә туплап булмый. Әнә шуңа күрә, дәүләтнең акчасы төп проблемнарны чишүгә түгел, ә бушка сарыф ителә. Иң башта төп проблемнарны хәл итү кирәк, аны хәл иткәнче төп проблемнарны билгеләү кирәк.

– Сез, галим буларак, иң беренче чиратта нинди проблемнар үзәккә куелырга тиеш дип исәплисез?

– Бу бик катлаулы әйберләр. Моны ике сүз белән генә сөйләп булмый. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты утырышы алдыннан "Татарны үстерү стратегиясе комиссиясе" бу мәсьәләләр өстендә утырып карады. Башка чара калмагач, мин киләсе елның май аена билгеләнгән татарда милли-мәдәни мохтарият булдыруга багышланган конференция кысасында 30-35 татар интеллектуалларын җыярга һәм татарны үстерүнең гомуми проблемнарын тикшерүне тәкъдим итеп карадым. Докладлар белән, әмма ул докладлар алдан сайлап алынган булырга тиеш.

Конгресс башында торучы абзыйлар, йә Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә булырга мөмкин, татарлар турында гомуми бер сөйләшүне кирәксенми

Дөнья татар конгрессының йомгак киңәшмәсендә безнең "Татар милләтен үстерү стратегиясе" комиссиясе тәкъдимнәрен пленар утырышка чыгармадылар һәм бу теләк төшеп калды. Мин сөйләшеп карадым, әмма андый симпозиум булмаячак, аның кирәге юк дип әйттеләр. Конгресс башында торучы абзыйлар, йә Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә булырга мөмкин, татарлар турында гомуми бер сөйләшү алып баруны кирәксенмиләр. Бу чынлыкта бик начар нәрсә. Алар колак салсалар, татар интеллигенциясе һәм галимнәрнең ничек фикер йөртүен, беренче чиратта, кайсы юнәлешкә игътибар итү кирәклеген күрерләр иде.

Безнең "Татар милләтен үстерү стратегиясе" комиссиясендә тел мәсьәләләре дә, укыту мәсьәләләре дә җитди проблемнар буларак күтәрелде, ләкин, ул гына түгел, башка мәсьәләләр дә булды. Бу күпкырлы проблем, аны, кызганыч, гади генә чишеп булмый. Тел мәсьәләсен карый башласаң, татар мәктәпләре ата-аналарның теләкләре белән ябыла. Ата-аналарның теләкләре Русия кануннарына һәм милли аңның түбән булуына бәйле. Бу вазгыятьтә көрәшү өчен гади генә ысуллар да юк.

Кызганыч, Татарстанның үз эчендә дә татар мәктәпләре ябыла бара. Сарман районында татарлар абсолют күпчелекне тәшкил итә. Анда да татар мәктәпләре ябылып бетә язган. Бу мәсьәлә белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган.

"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)"
"Татар халыкының милли үзлеген саклау програмы (2014-2016)"

– Димәк, андый програмнарны булдыру өчен галимнәр һәм интеллигенция җентекләп эшләргә тиеш булып чыга?

– Әйе. Аннан соң, шуны да онытмаска кирәк, Тарих институтындагы социологлар да бик чикләнгән күләмдә генә эшлиләр. Русия күләмендә татарларны өйрәнгән бер генә социологик тикшеренү дә булганы юк. Без аны програмга кертеп карадык, акча аз бирелде һәм бирелгәннән соң ике тапкыр киселде. Тарих институты галимнәре Көнбатыш Себердәге вазгыятьне өйрәнделәр. Аннан соң Урал һәм Идел буйларына чыгарга тиеш иделәр, ә анда барырга акча бетте. Без Русиядәге татарларның ни уйлаганнарын, аларның хәлләре ничек икәнне фәкать үзебез барып күргәннән соң гына беләбез. Фәнни ысуллар белән тикшерү булганы юк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG