Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:55

13 декабрь Уфаның “Ихлас” мәчетендә эшкуар һәм журналист Айрат Сөләймановның “Бозаяз авылы тарихы” китабы тәкъдим ителде. Китап урыс телендә нәшер ителгән. Чарада катнашучылар китапка зур бәя бирде.

Бозаяз – Кырмыскалы районындагы зур тарихлы татар авылы. Авылга 1757 елда нигез салынган. Заманында бу авылда биш мәчет булган. Әлеге районнан Салават Юлаевның көрәштәше Канзәфәр Усаев, язучы Фәнил Әсәнов, шагыйрә Дилә Булгакова чыккан.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

Китап туен “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачты. Ул сүзен җыелучыларны Мәүлид көннәре белән тәбрик итүдән башлады. Бу айның, беренче нәүбәттә, мәгърифәт, мәдәният ае булуын искә төшереп, пәйгамбәрнең, үзебезнең тарихыбызны өйрәнү кирәклеген сөйләде. Әлеге чараның көн тәртибенә күчеп, Башкортстанда татар авыллары турында бик күп китаплар чыгарылуы, халыкта җиде буынын белү теләге көчле булуы, шәҗәрәләр төзүнең бер кампания төсе алуы турында сөйләде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чарада Бозаяз авылы вәкилләре дә күпләп катнашты. Алар арасында авыл шурасы җитәкчеләре, мәктәп мөдире, музей җитәкчесе, авыл мулласы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бар иде. Алар авыл тарихы, төбәктәге күренекле кешеләр, нәсел шәҗәрәләре, хезмәт алдынгылары турындагы бу китапка югары бәя бирде. Китапның авылда узган тәкъдим итү чарасы турында сөйләделәр.

Айрат Сөләйманов
Айрат Сөләйманов

Чыгыш ясаучылар китапның авторы Айрат Сөләймановка бу эшчәнлеге өчен зур рәхмәт белдерделәр. Аның авыл тарихына караган барлыгы биш китап чыгаруын билгеләделәр. Монысы иң калыны. Ул 12 басма табактан артык, мең данә тираж белән авторның үз акчасына басылып чыккан. Бозаязлар Айрат Сөләймановның хәйриячелек эшен телгә алып, мәчет тергезүдә, авыл зиратын карауда, мәктәпкә ярдәм итүдә зур рәхмәт белдерделәр.

Чарада Айрат Сөләймановны балалар бакчасында тәрбияләгән Байзә Канбәкова та катнашты һәм чыгыш ясады:

Байзә Канбәкова
Байзә Канбәкова

“Мин Айратның әнисе турында сөйләр идем. Ул авылга китап ташып, халыкны китап белән тәэмин итеп торды. Мәктәптә балалар укытты. Төбәгебездә белем нурлары чәчәүдә зур ярдәм күрсәтте. Инде аның эшен улы дәвам итә. Әлеге китап барлык авылдашларга һәйкәл булды”.

Шагыйрә Дилә Булгакова: “Туган як гаиләң кебек, тик берникадәр зуррак кына. Гаиләдә үзеңне дөньяга китергән һәм карап үстергән әти-әниең була. Бала алар алдында гомер буе балалык бурычын үти. Туган як алдында да безнең шундый бурычлар бар. Мөмкинчелегенә карап анытөрле кеше төрлечә үти. Бу китап бик зур хезмәт. Ул туган якны өйрәнүдә генә түгел, ә тарихчылар өчен дә әһәмиятле басма булыр дип уйлыйм”.

Чара ахырында китапның авторы Айрат Сөләйманов сүз алды:

Айрат Сөләймановның “Бозаяз авылы тарихы” китабы
Айрат Сөләймановның “Бозаяз авылы тарихы” китабы

“Яши-яши авылдашларың, якташларыңа ниндидер зур изге эшләр башкарасы килә. Чөнки гомер – бакый. Илле яшемә мин беренче китабымны төзеп чыгардым. Монысына бик күп вакыт китте. Аны язуда авырлыклар да күп булды. Баксаң, безнең авылдан гына да йөзгә якын кеше репрессиягә эләккән. Аларның балалары хакимияттән зыян күрмәс өчен фамилия һәм атасы исемен язганда берничә хәрефне үзгәртеп басымнан котылып калырга тырышканнар. Авылыбызның тарихы буенча әле башкарасы эшләр бу китапта гына бетмәячәк”.

Чараны “Ихлас” мәчете һәм Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы берлектә үткәрде. “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева Азатлыкка шуларны ирештерде:

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева

“Ихлас” мәчете мәдәни мәркәз кебек. Ул рухи йорт кына, Аллаһ йорты гына түгел, безнең монда китап туйлары, китап конференцияләре, төрле мәдәни чаралар, аралашулар даими булып тора. Бу юлы да Мәүлид аенда бик матур китап кичәсе үткәрдек. Ул авыл тарихы һәм шәҗәрәләр китабы. Айрат Сөләйманов язган. Эшкуар, әдип, галим, журналист кеше. Китап Бозаяз нәселләренең һәм Бозаязда яшәгән кешеләрнең тирән тамырларын байкауга, тирән тамырларын барлауга багышлана. Чөнки тарих – ул безнең нигезебез. Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк. Китапта әллә ничә нәселнең, гаиләнең шәҗәрәсе ачылган.

Без Бозаязда узган китап бәйрәмендә дә катнашкан идек. Анда бу китап буенча балалар, укучылар үзләре чыгыш ясады. Һәркайсы үзенең картәтисе, картәнисе белән горурланып , матур итеп чыгыш ясадылар. Бик җанлы сөйләшү булган иде. Чөнки китап – киләчәк өчен, ул – һәйкәл кебек. Ул үткән буыннар турында язылган, бүгенге буыннар, киләчәк өчен кирәк. Шуның белән әһәмиятле бу китап”.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG