Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" вәкиле кырымтатар депутатларын диңгездә батырырга тәкъдим итә


Кырым (архив фотосы)
Кырым (архив фотосы)

Акмәчет районы чикләрендәге Сарайлы-Кият (Мирное) һәм Аташ-Кият (Белоглинка) авылларына кырымтатар телендә тарихи исемнәре язылган элмә такталар куярга тәкъдим иткән һәм аңа теләктәшлек күрсәткән депутатларны Кара диңгездә батырырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта аннексияләнгән Кырымда Русиянең "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Наталья Крыжко, "Үсеш фиркасе" исеменнән депутатлыкка намзәт булган Александр Талипов һәм "Таврия берлеге" иҗтимагый оешмасының элекке җитәкчесе урынбасары Лилия Диденко арасында Facebook челтәрендә барган фикер алышу вакытында әйтелде.

8 декабрьдә Наталья Крыжко Лилия Диденкога мөрәҗәгать итеп: "Сарайлы-Кият авылы депутаты Снавер Хәлилов авыл исемен кырымтатарныкына үзгәртү турында имзалар җыя һәм җирле депутатлар бу карарны якын арада авыл җирлегендә ябык утырышта кабул итәргә җыена дигән мәгълүматыбыз бар. Бу чыннан да шулай булса, әйдәгез бу коточкыч хата кылуга каршы бөтен көчебезне куйыйк" дип язып чыккан иде.

Facebook'тагы бу язу астында комментар калдыручылар, мәсәлән Диденко, бу карар артында Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе кулын күрә. Фикер алышуда катнашучы икенче кеше Александр Талипов, моңа каршы тору чарасы буларак, Сарайлы-Кият авылы депутатын вагонга утыртып Кырымнан читкә җибәрергә чакыра.

Крыжко хәтта андый депуталар өчен аерым бер вагон табып бирергә вәгъдә итә. Аннан соң фикер алышуда катнашкан Диденко Русия тимер юл ширкәте вагоннарының Кырымнан читкә чыга алмавын искәртә.

Моңа каршы "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Наталья Крыжко кырымтатар җирле депутатларын баржага төяп Кара диңгезнең иң тирән җиренә җибәрергә тәкъдим итә.

Бу хакта язып чыккан Adved.org интернет сәхифәсе ачыклаганча, Акмәчет районында урнашкан Сарайлы-Кият һәм Аташ-Кият авылларында бер төркем кырымтатарлар Сарайлы-Кият авыл җирлеге депутатларына мөрәҗәгать итеп, авылларның керешендә тарихи кырымтатар исемнәре белән элмә такталар куюны сораган. Бу тәкъдимне җирле депутатлар кабул иткән. Карар 17 октябрьдә үк кабул ителгән булса да, моңарчы киң билгеле булмаган.

1944 елда кырымтатарларны ватаннарыннан сөргәннән соң аларның шәһәр һәм авылларының (кайбер мәглүматларга караганда 1570 авыл) исемнәре урыс телендәге бөтенләй башка исемнәргә алыштырыла. Тарихи атамаларны кире кайтарырга чакырулар әледән әле яңгырап торса да, Русия ул тәкъдимнәрне кире кагып килә.

Узган җәйдә, 26 июнь –​ Кырымтатар байрагы көне уңаеннан кырымтатар активистлары кырымтатар атамаларына багышланган флешмоб оештырды. Чарада катнашучылар үз кала һәм салаларының тарихи атамалары язылган юлкүрсәткечләре тотып фотога төште. Кырымның тарихи атамаларын таныту максатыннан оештырылган чара мизгелләре Азатлык фотогалереясендә.

2014 елда Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң Украина Югары Радасы сөргенгә дучар ителгән халыкларның хокукларын торгызу кануны чыгарды. Анда Кырымдагы шәһәр авылларга тарихи исемнәрен кире кайтару турындагы маддә дә бар. Восход бистәсе Җәмият, Внуково – Яшләк, Владимировка – Бай-Кият, Громово – Кыпчак, Далекое – Татар Чагалтае, Зайцево – Муса Али, Марьино – Җан-Баба, Ветрянка – Чәркәз, Кумово – Кызылбай, Огни – Бай-Углы-Кыпчак, Ульяновка – Тәүкел-Найман, Чернышово – Угыз-Углы, Чехово – Агай, Изобильное – Көрбәкүл, Зеленое – Татар-Осман, Профессорский уголок – Тырнак, Машино – Татаркөй, Некрасовка – Гөләмбәй итеп үзгәртелергә тиеш. Әлеге канун кабул ителгәннән соң кырымтатар халкы юлбашчысы Мостафа Җәмилев "бу канун соңга калып кабул ителде, аның гамәли әһәмитяте хәзер булмас, аның әһәмияте бары Кырым оккупациядән азат ителгәннән соң гына булачак", диде.

Кырымтатар депутатларын Кара диңгезгә батыру тәкъдиме кырымтатарларда башка бер шомлы вакыйганы да искә төшерә. Элекке диңгезче, татар язучысы Миргазиян Юныс 1944 елда кырымтатарларны сөргенгә куганда ике авылның онытылып калганлыгы, бу турыда Сталинга мәгълүм булудан куркып, НКВД хезмәткәрләренең ул авыллардагы кырымтатарларның барысын да баржа белән диңгезгә алып чыгып батырганлыгы турында язган иде.

XS
SM
MD
LG