Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 20:48

Төркиягә эш сәфәре вакытында Татарстан президенты Төркия президентын Татарстанга чакырды. “Сезнең 5 ел элек Татарстанга килүегезне зур канәгатьләнү белән искә алам, Татарстанна тагын чакырам”, дигән Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Әнкарада Төркия республикасы президенты сараенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Иң элек Миңнеханов Эрдоганга 10 декабрь көнне Истанбулда булган террор гамәленә бәйле төрек халкының кайгысын уртаклашуын белдерде, дип яза Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Миңнеханов Төркия һәм төрек халкы белән багланышларның югары дәрәҗәдә булуына куануын белдерән. "Русия-Төркия мөнәсәбәтләренең катлаулы чорына карамастан, ике дәүләт башлыгының вазгыятьне яхшырту юлын табулары бик мөһим", дигән Миңнеханов һәм Төркия президентын Татарстанга чакырган.

Татарстан президенты шулай ук "Хәят" ширкәте (Hayat Holding) идарәсе рәисе Әхмәт Яхъя Кигылы һәм ширкәтнең җитәкчеләр шурасы әгъзасы, "Кастамону Энтегрэ" ширкәтенең вице-президенты Онур Гүвән белән очрашты.

Очрашу барышында алар "Алабуга" махсус икътисади зонасында "Хәят" ширкәтенең эшчәнлеге турында фикер алышты.

Төркия ягы транспорт ягын хәл итүдә ярдәм сорады. Бүген холдинг оешмаларына чимал буларак ел саен 1,2 млн тоннага кадәр агач кирәк. Әлеге оешмалар Татарстан җирлегендә кирәкле күләмнең яртысын гына сатып ала ала, чөнки тимер юл инфраструктурасы җайга салынмган. Әгәр юллар булса, агачны бары тик Татарстаннан гына алмакчылар. Миңнеханов белдергәнчә, хәзерге вакытта Татарстан хакимияте бу проблемны хәл итү белән шөгыльләнә.

Төркия-Татарстан эшлекле форумында
Төркия-Татарстан эшлекле форумында

Миңнеханов шулай ук Төркия икътисад министры Ниһат Зәйбәкҗи белән дә очрашып сөйләште һәм Төркия-Татарстан эшлекле җыенында катнашты. Зәйбәкҗи үзе дә әле күптән түгел генә Казанда булып киткән иде. Татарстанга ул еш килә, бу юлы 2017 елның маенда Татарстанда узачак "Русия – ислам дөньясы: KazanSummit 2017" халыкара икътисади саммитка чакыру алды.

Төркия-Татарстан эшлекле форумы Марриотт кунакханәсендә оештырылды. Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда бүген 10 төрек заводы эшләп килә, Русиядәге Төркия инвестицияләренең биштән бер өлеше Татарстанга туры килә (10 млрд. долларның 2 млрд. доллары), дип сөйләде. Форсаттан файдаланып, ул эшкуарларны һәм Төркия халкын Конфедерация беренчелегенә, Футбол дөнья чемпионатына һәм WorldSkills-2019 һөнәри осталык дөнья беренчелеге ярышларына яисә болай гына кунак буларак Татарстанга чакырды.

Эшлекле җыен ахырында Төркиянең KBS корпорациясе белән Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә, Татарстан икътисад министрлыгы белән “Гебзе” сәнәгать зонасы арасында ниятләр турындагы меморандумга һәм Татарстан фәннәр академиясе белән Төркия фәнни-техник тикшеренүләр шурасы арасындагы фәнни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы белән дә очрашып, Татарстан-Төркия арасындагы эшлекле элемтәләргә игътибар бирелүе өчен рәхмәтләрен әйтте һәм шулай ук Чавушуглыны да Татарстанга чакырды.

Моннан тыш Татарстан президенты Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым, ERG İnşaat ширкәте җитәкчесе Мозаффәр Оздемир белән очрашты һәм Ататөрк мәдәни үзәген карады.

Бинали Йылдырым белән
Бинали Йылдырым белән

Атнакич иртәнге якта Татарстан президенты белән очрашуда "Төрек һава юллары" җитәкчесе Билал Экши Казан белән Истанбул арасында очышлар киләсе җәйдә атнасына биш тапкыр булачак, рейсларны көн саен башкару мөкинлеге дә каралачак дип белдерде.

Узган атнада гына Русиягә эш сәфәре вакытында Татарстанга Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым килгән иде. Йылдырым Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ачуда катнашты, Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG