Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:09

Мәхкәмә Мәскәү дәүләт университетының элекке студенты Варвара Караулованы "Ислам дәүләте" сугышчы төркеменә кушылырга омтылганы өчен дүрт ел ярымга гомум колониядә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Иректән мәхрүм итү мөддәте 2015 елның 27 октябреннән, ягъни кулга алыну көненнән санала башлый.

Гаепләү ягы Караулованы биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Караулова 2015 елның маенда юкка чыга. Июнь башында ул 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген узарга маташканда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шаһит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч, тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та илдә тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый.

Караулованы бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG