Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:53

2016 елда Башортстан татарлары тарихы язылды, Уфадагы Әр-Рәхим мәчете җәнҗал эчендә калды, республиканың татар милли хәрәкәте үшән булды, "Башнефть" тәмам югалды.

2016 елга әйләнеп карасаң, Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек, халыкның көннән-көн ныграк бөлгенлеккә төшә баруын, эшсезлекнең, хакларның котырып артуын, гомумән, тормышның бертуктаусыз караңгылануын күрәсең. Халык мондый эчпошыргыч тормыштан качарга теләпме, агулы эчемлекләр, шул исәптән хәмерле "Боярышник"лар эчеп булса да, кыенлыкларны онытып торырга маташа-маташа яңа елга аяк атлый.

"Башнефть" тагын да ныграк билгесезлеккә күчте

Язын Русия президенты Владимир Путин фатихасы белән "Башнефть" ширкәтен хосусыйлаштыру тирәсендә шау-шу, алыш-биреш китте. Заманында республика халкы милке саналган, ә чынлыкта тулысынча диярлек Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов режимы кулында булган бу нефть ширкәте, ягъни ширкәт хиссәләренең контроль пакеты 2009 елда "Система" акционерлык финанс корпорациясе җитәкчесе Владимир Евтушенков кулына күчте. Рәхимовлар аны 4,5 млрд долларга саткан иде.

2014 елда Евтушенковка карата җинаять эше ачып, аны өенә бикләп куеп, "Башнефть" хиссәләрен Русия хөкүмәтенә тартып алдылар. Бу елда инде аларны ниндидер буталчык схемалар аша Владимир Путинның "уң кулы" булган "Роснефть" ширкәте башлыгы Игорь Сечин карамагына күчерделәр. Аннан соң, тагын да буталчыграк схемалар аша кем кулына күчкәне ачык кына мәгълүм түгел.

Шунысы да гыйбрәтле – 2016 елның язында, "Башнефтьне" сатып алырга теләүчеләр арасында "Татнефтегаз" һәм "Татнефть" ширкәтләре дә барлыгы ачыклангач, Башкортстан җитәкчелеге һәм башкорт җәмәгать оешмалары вәкилләре моңа ризасызлык белдерде. Аларча, "Башнефтьне" теләсә кем сатып алсын, хет ниндидер "Чуртаннефть", әмма "Татнефть" кенә түгел.

Аларга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов елмаеп, әмма усал гына җавап бирде – "Башнефть"не җибәрмәскә кирәк иде", диде. Әгәр безнекеләргә сатканчы, билгесез абзыйларга саталар икән, яхшырак булмаячак, дип тә өстәп куйды ул.

Башкортстан татарлары тарихы язылды

Башкортстан татарларының, ниһаять, фәнни тарихы язылды, бастырылды, җәмәгатьчелеккә җиткерелде. Әмма, бүген дә татар балалары мәктәпләрдә башкорт галимнәре язган тарих китабы аша, татар ханнарының башкорт халкын изеп яшәгәннәре, башкортларның 4 мең ел элек үк зур калалар салганлыгы, үз ханлыклары булганлыгы турындагы фәнни яктан ныгытылмаган сәер тәгълимәтне өйрәнергә мәҗбүр.

Бүген дә татар балалары федераль дип аталган тарих дәреслекләре аша, татарларның ерткыч, кыргый булганлыгы, татар ханнарының шулай ук урыс халкын изеп яшәгәнлеге турында "белем" ала. Һәм менә шундый шартларда "Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы" дигән китап дөнья күрде. Озакламый аның балаларга тәгаенләнгән дәрәҗәдәгесе дә дөнья күрер һәм татар балалары бабаларының кылмаган яманлыкларын укып кыенсынмаслар дип ышанасы килә.

Бу юнәлештәге авырлыклар тулып ята. Шуларның берсе – башкорт милләтчеләренең Башкортстан татарлары тарихын башкорт галимнәре белән килешмичә язуы. Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре әлеге тарих китабын язучылар өстеннән Мәскәүгә, Русия президентына шикаятьләр, хатлар яудыра башлады да инде.

Татар милли хәрәкәте янә үшән булды

Татар милли хәрәкәте 2016 елда да, былтыргыча шактый үшән, инициативасыз, тешсез булды. Әгәр элекке елларда милли тигезлек таләп итү һәм шуннан чыгып татар теленә дә Башкортстанда дәүләт теле статусы бирү өчен төрле рәвештә көрәш барса, 2016 елда аны, нигездә, социаль челтәрләрдә комментарийлар язу алыштырды.

Башкортстан татарлары конгрессы утырышы
Башкортстан татарлары конгрессы утырышы

Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе һәм, бер үк вакытта, Башкортстан Корылтае депутаты булган Заһир Хәкимов 2016 елда да, татар проблематикасына бәйле бер генә депутат соравы да оештырмады. Әйтик, ни өчен Башкортстан дәүләт телевидениесендә татарча тапшырулар алып барылмый, нигә татар-башкорт арасын бозучы Салават Хәмидуллинның "Тарихи чәршәмбе" телепрограмы юл ачык, аңа акча табыла?

Дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Башкортстан татарлары проблемына багышланган күчмә утырышы, күптән планлаштырылган булса да, Уфада үткәрелмәде. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закировны һәм аның иярченнәрен Башкортстандагы миллионнан артык татарның проблемнарын чишү түгел, ә Франция кебек Европа илләрендә дистәдән артык татарны җыеп, Ерак Көнчыгыштагы берничә йөз татар вәкилләре белән очрашып дуслык тостлары әйтү ныграк җәлеп итә дияргә кала.

Мохтарият конференциясе
Мохтарият конференциясе

Кемдер, Башкортстандагы тагын бер татар оешмасы – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте апрель аенда зур конференция үткәрде бит дип әйтер. Әйе, үткәрде. Әмма, республика җитәкчелеге катнашында үткән бу чарада, нигездә, буш сүзләр, хакимиятләргә мәдхия уку өстенлек итте.

Башкорт оешмалары Хәмитовның ышаныч югалтуын белдерде

Башкорт милли хәрәкәте дә, элекке президент Мортаза Рәхимов чорындагыдан аермалы буларак, хакимиятләр ярдәмендә шаулы һәм күп кеше катнашында үтә торган чаралар оештыра алмады. Август азагында Сибайда үткән Бөтендөнья башкортлары корылтае форумында да башкорт халкының проблемнары түгел, ә ничек итеп булса да сентябрьдә узучы Русия Дәүләт Думасы сайлавында Башкортстанның элекке премьеры Раил Сарбаевка аяк чалып, аның көндәше булган "Бердәм Русия" вәкиле Зариф Байгускаровка ышаныч белдерү булды.

2016 елда радикаль башкорт милли оешмалары вәкилләре, нигездә, Русия президенты Владимир Путин исеменә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов, татар оешмалары өстеннән хатлар язу белән шөгыльләнде.

Башкортлар җыенында катнашучылар
Башкортлар җыенында катнашучылар

10 декабрь башкорт халкының атаклы шәхесе, республикага нигез салуга зур өлеш керткән Зәки Вәлидинең тууына 126 ел тулган көнне башкорт яшьләренең "Башкорт" оешмасы җыен уздырырды. "Аркадаш", "Ак тамыр", "Башкорт җәмәгатьчелеге шурасы" кебек оешмалар катнашкан чара республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка ризасызлык белдерү белән тәмамланды.

Әр-Рәхим мәчете төзелеше акчасыз калды

Башкортстан башкаласы Уфада, Казандагы Кол-Шәриф мәчетен уздырып җибәрәбез дип, башкорт ыруларының Мәскәү кенәзлегенә үз ирекләре белән кушылуларының 450 еллыгы хөрмәтенә төзелә башлаган Әр-Рәхим мәчете тирәсендә 2016 елда үтә ямьсез җәнҗал килеп чыкты. Бу беренче җәнҗал түгел иде инде.

Беренче җәнҗал Раил Сарбаев Башкортстан премьеры булган чакта килеп чыкты. 2007 елда беренче нигез ташы салынган мәчетнең төзелеше 2009 елда туктап калды. Сәбәп – мәчет салырга дип җыелган 300 млн сум акчаның төрлечә әрәм-шәрәм ителүе. 2013 елның апрелендә мәчет төзелешен финанслауны Башкортстанның элекке президенты, бүген "Урал" фонды җитәкчесе булган Мортаза Рәхимов үз кулына алды.

Башкортстан Диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт хәзрәт, аның урынбасары Әюп Бибарсов һәм Нурмөхәммәт хәзрәтнең кардәше кулында булган "Алтын курай" ширкәте, мәчетне төзеп кенә калмыйча, аның тирәсендәге җирләрне сатып алып, анда мөселман бистәсе - "Мөслим-сити" булдырырга ниятләгән һәм шушы ниятне тормышка ашыру өчен "Урал" фонды акчасы исәбенә 8.2 һектар җир сатып алган булган.

Бу идеягә башта Уфадагы Урыс православ чиркәве каршы чыкты, ә шуннан соң инде Мортаза Рәхимовның да хупламавы билгеле булды. 22 декабрьдә Башкортстанның Арбитраж мәхкамәсе "Урал" фонды таләбен үтәп, "Алтын курай"дан, җир сатып алуга тотылган 56.8 млн сумны, кире Рәхимов фондына кайтарып бирү турында карар чыгарды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG