Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:27

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән төбәк башлыклары рейтингында өченче урын бирелгән.

"Рейтинг" үзәге төзегән исемлектә беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә – Төбән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев.

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка унынчы урын бирелгән.

Сәясәтче, "ЖКХ Контроль" оешмасының башкарма җитәкчесе Светлана Разворотнева сүзләренә караганда, Русиядә гадәттәгечә кайбер төбәкләр уңышлы эшләп килә. "Бер яктан, аларда бернинди дә кризис селкетә алмый торган ныклы табыш нигезе бар. Икенче яктан – аларда җитәкчелек вертикале. Бу - Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан кебек төбәкләр. Мондый төбәкләрдә җитәкчегә уңышлы булмау авыр. Систем бөтен дәрәҗәдә дә сәгать кебек эшли һәм куелган мәсьәләләрне җиңел генә чишә. Федераль үзәк нинди генә карар кабул итсә дә, әлеге төбәкләрдә ул бик яхшы башкарылачак", дип саный Разворотнева.

Рейтинг төрле өлкәләрдәге белгечләрдән анкета белән сорау алу ярдәмендә төзелгән. Исемлекне төзүчеләр белдерүенчә, тикшерүләр ел дәвамында ябык рәвештә барган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG