Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Олимпия спортчыларының допинг куллануын таный


Григорий Родченко
Григорий Родченко

Русиянең допингка каршы идарәсе башлыгы New York Times газетына Русия берничә ел дәвамында Олимпия спортчыларының допинг куллануына бәйле масштаблы чаралар башкаруы һәм моны яшерүе турында белдергән.

Әлеге басма чыгарган әңгәмәдә Русиянең допингка каршы агентлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Анна Анцелович спортчыларның тыелган дарулар куллануын таныса да, әлеге хәлгә Путинның һәм аның даирәсендәге кешеләрнең катнашуы турындагы фаразларны кискен кире кага.

Русиянең допингка каршы лабораториясенең элекке җитәкчесе, хәзер АКШта яшәүче Григорий Родченков спортчыларга допинг катнашмалары бирү һәм Сочи олимпиячеләренең допинг сынавы узмау турындагы мәгълүматларны юк итү турында былтыр майда әйткәннәрне дә раслаган ул.

Анна Анцелович белдерүенчә, Федераль иминлек хезмәтендә эшләүчеләр Сочида спортчыларның уңай допинг күрсәткән материалларын чисталары белән алыштырган, элекке спорт министры урынбасары Юрий Нагорных тыелган матдәләр куллану фактларын яшерергә кушкан. Элегрәк боларны Русия кискен кире кагып килә иде.

Дөнья допингка каршы идарәсенең бәйсез комиссиясе башлыгы Ричард Макларен Русия мондый күрсәтмәләр аша WADA белән мөнәсәбәтләрне тергезергә уйлый, дип фараз кыла.

WADA Мәскәүдән күптән түгел уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсе белән килешүне таләп итә. Бары тик килешкәннән соң гына Русия допингка каршы идарәсенә допинг сынаулары уздырырга, ә спорт министрлыгына – илдә халыкара ярышлар оештырырга рөхсәт биреләчәк.

Русиянең тагын бер спорт түрәсе Виталий Смирнов New York Timesка белдерүенчә, Русия спортчылары көнбатышныкылар белән допинг кулланмый гына көндәшлек кыла алмаган. Смирнов сүзләренчә, Көнбатыш илләре спортчыларына медицина күрсәтмәләре белән анаболик стероидлар кулланырга рөхсәт биргән WADA русияләргә шуңа охшаш даруларны болай ачыктан-ачык куллануны тыяр иде.

WADA бәйсез комиссиясе 9 декабрьдә чыгарган хисапның икенче өлешендә Русиянең меңләгән спортчысы 30лап спорт төрендә допинг кулланган яки допинг-сынаулары белән төрле гамәлләр кылуга җәлеп ителгән диелә.

Быел Рио-де-Жанейрода узган Олимпиа уеннарында да күп кенә Русия спортчылары, допинг җәнҗалы сәбәпле, катнаша алмады. Паралимпиада такымы тулысы белән Паралимпия уеннарыннан читләштерелде.

XS
SM
MD
LG