Үзгәрешләрне өч атна элек Гаделлек һәм үсеш фиркасе керткән иде, дип яза Anadolu.
Яңалыклар кертелгән очракта, премьер-министр вазифасы юкка чыгачак, ә башкарма хакимият президент һәм вице-президент кулына күчәчәк. Моннан тыш, депутатлыкка намзәтләрнең яше 25тән 18кә кадәр киметеләчәк, ә парламентарийлар саны 550дән 600гә кадәр артачак.
Соңгы карар референдумда кабул ителәчәк. Ул 2017 елның мартында яки апрелендә узарга мөмкин.
Элегрәк матбугат чаралары үзгәрешләр Эрдоганга 2029 елга кадәр идарә итү мөмкинлеге бирәчәк дип язган иде.