Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Киев: Донбасста Русиянең биш мең хәрбие бар


Донбасс (архив фотосы)
Донбасс (архив фотосы)

Украинаның саклану министры Степан Полторак белдерүенчә, үзбилгеләнгән "халык республикалары" яклы кешеләр саны 40 меңгә җитә, шуларның 5 меңе - Русия хәрбиләре.

Донбасста кораллы сепаратистлар контролендәге районнарында бүгенге көндә Русиянең биш меңләп хәрбие бар. Бу хакта Украинаның саклану министры Степан Полторак белдерде. Үзбилгеләнгән "халык республикалары" яклы кешеләр саны 40 меңгә җитә, ди ул.

Полторак сүзләренчә, сепаратистларда һәм Русиядән дип фаразланган хәрбиләрдә 600 танк, меңнән артык артиллерия корылмалары һәм ракет системы, мең ярым тирәсе хәрби машина бар.

Рәсми Киев һәм Көнбатыш илләре Русияне Украинаның көнчыгышында сепаратистларга теләктәшлек белдерүдә гаепли. Кремль әлеге гаепләүләрне рәсми рәвештә инкяр итә. Ләкин президент Владимир Путин былтыр сентябрьдә "Русия Донбасста урыс телле халыкны якларга мәҗбүр булды" дип белдергән иде.

Соңгы берничә тәүлек эчендә сепаратистлар украин хәрбиләре позицияләренә 40лап һөҗүм оештырган. "Донецки халык республикасы"нда исә хакимият гаскәрләре ягыннан 80 атыш булды дип белдерәләр.

XS
SM
MD
LG