Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:09

Төркиянең Измир шәһәрендә мәхкәмә янында машина шартлау нәтиҗәсендә ун кеше яраланган. Полиция ике һөҗүмчене атып үтергән, берсе качкан.

Пәнҗешәмбе Измир шәһәре мәхкәмәсе янындагы машиналар кую урынында бер машина шартлап, ун кеше яраланган. Шартлаудан соң полиция белән һөҗүмчеләр арасында атыш башланган. Полиция ике һөҗүмчене атып үтергән, тагын берсе качкан. Шартлау һәм атыш нәтиҗәсендә ун кеше, шул исәптән ике полиция хезмәткәре яраланган дип хәбәр итә CNN Turk.

һөҗүмне кем һәм ни өчен оештырганы әлегә билгеле түгел.

Вакыйга булган урынга "ашыгыч ярдәм" машиналары килә.

Төркиянең радио һәм телевидение югары шурасы медиада әлеге терактны яктыртуны тыйды.

Яңа ел төнендә Истанбулның Reina төнге клубында атыш булган иде. Хакимият аны террор гамәле дип атады. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем үз өстенә алган дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG