АКШ вице-президенты Джо Байден илдә президент сайлау вакытында Русиянең киберһөҗүмнәр белән тыкшынуына "хәл иткеч дәлилләр" бар дип белдерде. Күпләр Мәскәүнең сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарга омтылышын дәлилләргә тели, әмма Байден әлеге белдерүендә сүзнең сайлаучылар исемлеген әвеш-тәвеш китерүләр турында бармавын әйтә.
Байден сүзләренчә, Русия АКШ сайлавының дәрәҗәсен төшерергә һәм демократлардан намзәт Һиллары Клинтонга зыян салырга омтылган.
Вице-президент Русиянең хакер кампаниясе алдан уйлаганга караганда, күпкә киңрәк икәнен дә ассызыклый.
Байден сүзләренчә, пәнҗешәмбе көнне АКШ президенты Барак Обамага махсус хезмәтләрнең сер хисаплары тәкъдим ителгән. Сер булган өлеше алынгач, әлеге хисап киләсе атнада игълан ителәчәк.
АКШта сайлау алды кампаниясе вакытында Демократик фирка Русия хакерлары тарафыннан серверларына һөҗүмнәр булу турында бер генә тапкыр белдермәде. Кремль бу гаепләүне дәлилләнмәгән диде.