Сүриядә Төркия чигеннән ун чакрымнар тирәсе ераклыктагы Әазаз (أعزاز) шәһәрендә машина шартлатылып, кимендә 60 кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган. Шартлау шәһәр мәхкәмәсе янында булган.
Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең күпчелеге тыныч халык дип белдерелә. Әлегә шартлауны бер экстремист төркем дә үз өстенә алмады. "Ислам дүләте" төркемнәре Әазаз шәһәрен берничә тапкыр үз контроленә алырга омтылды.
2011 елның мартыннан бирле Сүриядә ватандашлар сугышы дәвам итә. Хөкүмәт гаскәрләре кораллы оппозиция белән сугыша. АКШ җитәкчелегендәге берничә дистә дәүләт катнашында коалиция "Ислам дәүләте" көчләренә каршы көрәшә.