Бу хактагы фәрманны республика президенты Александр Лукошенко имзалаган.
Илгә визасыз керү тәртибе иң күбе биш көнгә "Мински дәүләт һава аланы" аша килүчеләргә кагылачак. Кыска вакытлы визаларны бетерү Беларусның стратегик партнерлары булган, миграция өлкәсендә уңай шартлар тудырылган илләр өчен эшләнде диелә. Әлеге илләр дә Беларус ватандашларына визасыз килү мөмкинлеге булдырган.
Фәрман рәсми матбугатта басылганнан соң бер айдан гамәлгә керәчәк.