Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 03:34

Шыгырдан татары балачак хыялын тормышка ашырган


Чуашстанның Шыгырдан авылында яшәүче Тәлгать Әюпов балачак хыялын тормышка ашырып үз өен тулысынча тәэмин итә торган җил электр станциясе ясаган. Хыялы ике миллион сумга төшсә дә, ул моңа үкенми.

Тәлгать Әюпов Чуашстанның Шыгырдан авылында әле совет чорында ук беренче булып төзегән ике катлы йортында автоном рәвештә гомер итә. Ишегалды, абзары тулы машина, трактор һәм башка техника. Ә өенең арткы ягында акрын гына җил электр станциясе әйләнеп тора. Бу станция Тәлгать әфәнденең балачак хыялы булган:

Шул вакытта ук мин өйне ничек тә булса электр белән яктырту мөмкинлеге хакында кызыксындым

"Шыгырданга электрны бик соң керттеләр. Без керосин лампалары яктысында дәрес әзерләп унбер еллык мәктәпне бетердек. Шул вакытта ук мин өйне ничек тә булса электр белән яктырту мөмкинлеге хакында кызыксындым. Мәктәптә укыганда ук, трактор генераторына кечкенә генә җилләткеч куеп, егермеләп шәмле электр лампасын кабыза торган җиһаз ясаган идем. Болар, әлбәттә, бала-чага гамәлләре иде. Ул бик камил түгел, утны йә бирә, йә юк", дип искә ала Тәлгать Әюпов.

Өлкәнрәк сыйныфта укыганда Тәлгать үзен тагын бер кат сынап карый. Фотога төшерү һәм фото ясау белән мавыккан чагы. Тик моның өчен электр уты кирәк. Авылдагы бердәнбер электр станциясе мәктәптә генә.

1960нчы еллар башында болар барсы да авыл өчен бик зур яңалык иде

"Һәрьюлы мәктәпкә барып, ул электр станциясен кабызып фотолар ясау кыен иде. Шуңа күрә, мин ул вакытта бензин моторы белән эшли һәм 220V бирә торган кечкенә генә бер җайланма ясадым. Дуслар белән өйдә шул җайланма ярдәмендә фотолар ясадык. 1960нчы еллар башында болар барсы да авыл өчен бик зур яңалык иде. Фото белән мавыгу шундый җайланмалар уйлап табарга этәргеч булды", ди Тәлгать Әюпов.

Хәзер инде Шыгырдан төнлә дә яп-якты утларга күмелеп утыра. Ут баганалары һәр урамда булмаса да, йорт тәрәзәләреннән төшкән яктылык юлны чамаларга ярдәм итә. Ә Тәлгать Әюповлар мәктәпне тәмамлаган елларда исә, күмәк хуҗалык алманнар ясаган зур дизел электр станциясе ала. Ул ярты авылга гына кич белән 4-5 сәгать дәвамында ут биреп тора. Брежнев заманнарына тикле авыл халкы шушы ут белән яши.

Шул чакларда ук өйне булса да ут белән тулысынча тәэмин итә торган җил электр станциясе ясарга хыяллана Тәлгать абый. Тора-бара кирәкле әдәбият белән кызыксынып, проект, эскиз, сызымнарын сызып аны тормышка ашырырга була. Кирәкле әйберләрен тиз генә ала алмый, алар кыйбатлы булып чыга. Очраган берен мөмкинлегенә карап ала һәм авылга кайтарып куя башлый. Унике ел буе җыя ул аларны.

Электр станциясенең сызымнарын үзе сыза да, күрше-күлән, туган-тумача ярдәме белән бер җәйдә ясап күтәреп тә куя ул.

"Генератор белән җилканатларын сатып алдым. Каланчаларын, башка җайланмаларны үзем ясадым. Каланча көчле җилдә аумасын өчен, төбенә 3 метр ярым тирәнлектә чокыр казып, аны бетон белән тутырдык. Электростанциянең бит биеклеге 24 метр, нигезен нык итеп ясамасаң, җил аударырга булдыра", дип таныштыра үзенең балачак хыялының гәүдәләнеше белән Тәлгать Әюпов.

Бу станция тәүлеккә 10 кВт электр энергиясе бирә. Әмма җил бит йә бар, йә булмый тора. Ул чакта нишләргә?

"Монда бөтен эш аккумуляторларда. Чөнки җил булганда энергияне җыеп торырга, ә җил юкта кулланырга шундый җиһаз кирәк. Моның өчен мин ун данә КамАЗ машинасы аккумуляторы алып куйдым. Алар туплаган энергия йортны бер атна буе электр энергиясе белән тәэмин итәргә җитә. Бу инде ут, йорт җиһазлары автоном рәвештә эшли дигән сүз. Өйне җылытыр өчен аккумуляторлар зуррак булмаса, кыенрак. Чөнки, җылытырга күп энергия кирәк. Әгәр көн дә җил булса, 10 кВт өйне тулысынча җылытырга да җитә. Ә җил көн дә булмаска мөмкин. Әмма мин зуррак аккумуляторлар сатып алырга җыенам", ди Тәлгать Әюпов.

Әгәр көн дә җил булса, 10 кВт өйне тулысынча җылытырга да җитә

Тәлгать әфәнденең хуҗалыгы кечкенә түгел. Күптөрле техника, электр белән эшли торган 150ләп йорт җиһазы, мунча идәне дә җылытыла, американнар ясаган су чистарткыч, тимер кыру җиһазы, эретеп-ябыштырулар да шушы җил энергиясе белән эшли.

Мондый җил электр станциясе булу, әлбәттә, гаилә бюджетына экономия. Төзегән вакытта гына чыгымнары була. Әмма хәзер инде алар чыгымсыз эшли. Әлеге электр станциясен ясау, түгәрәкләп исәпләгәндә, ике миллионга төшкән. Генераторы гына бер миллион сумнан артык тора.

Ике миллион сумны дәүләткә түләп, алардан энергия сатып алсагыз, ни булган булыр иде дигән сорауга ул көттермичә җавап бирә: "Бу миңа бушка килгән кебек була иде. Табигый ки, бу яшь вакытта уйлаган ниятне тормышка ашыру, аның нәтиҗәләрен күрү миңа кадерлерәк."

Аның әйтүенчә, өенә җил станциясеннән кергән энергия тулысынча сарыф ителми дә, ул аны еш кына сүндергәләп тора. Тәлгать әфәнде исәпләвенчә, ул шушы ун аккумуляторда тупланган җил энергиясен күршеләренә тараткан очракта, бер йорт тәүлекккә 3 кВт энергия куллана дип санаганда, 3-4 күрше йортны да тәэмин итеп тора ала. Авылның ике урамын яктыртырга да җитә, ди ул.

Гадәттә, җил электр станцияләре каты тавыш чыгарып эшли диләр. Әмма, Тәлгать Әюповныкы тын гына әйләнеп утыра. Сәбәпләрен болай аңлата:

"Бердән, йортлардан читтәрәк. Икенчедән, анда күчерә торган редукторлар, башка механизмнар юк. Анда көч җилканатлардан генераторга туры бара. Шуңа аның тавышы юк диярлек. Бу станция оптималь эшләсен өчен секундка 7 метр тизлектәге җил кирәк. Мәсәлән, бүген тынлык диярлек, секундына 3 метр чамасы тизлектә генә. Катырак җил булганда бераз тавышы бар. Әмма ул тавыш өй эчендә ишетелми. Үзенең номиналь көчендә эшләгәндә исә тавышы урам якта да ишетелми", ди Шыгырдан остасы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG