Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат


Лена Шагыйрьҗан. Вәкил Шәйхетдинов портреты
Лена Шагыйрьҗан. Вәкил Шәйхетдинов портреты

16 гыйнвар 71 яшендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Лена Шагыйрьҗан озакка сузылган авырудан соң вафат булган.

16 гыйнвар 71 яшендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Лена Шагыйрьҗанның вафаты турында Азатлыкка бертуган сеңлесе Камал театры музее мөдире, нәфис сүз остасы Луара Шакирҗан раслады. Лена Шагыйрьҗан дүшәмбе хастаханәдә вафат булган.

Татарстан Язучылар берлеге шагыйрәне җирләү мәсьәләсен хәл итә дип белдерелә.

Лена Шакирҗанова (Шагыйрьҗан – аның иҗади тәхәллүсе) 1945 елның 4 июнендә Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Лена Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

1984 елдан – ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. 1987 елдан Лена Шагыйрьҗан язучы профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Ул нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары.

"Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар" һәм "Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар" җыентыклары өчен Лена Шагыйрьҗан 2011 елда Тукай бүләгенә ия була. 2016 елда "татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен" аңа Татарстанның халык шагыйре исеме бирелә

1993 елда үзе оештырган Бөтентатар "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып та эшләде.

XS
SM
MD
LG