Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:10

Башкортстан Язучылар берлеге Уфада үз бинасында быелгы беренче чарасын оештырды. Хөрмәтле кунак буларак чакырылган танылган татар әдибе, халык шагыйре Марат Кәримовның шигъри кичәсе сыйфатында үтте бу очрашу.

Соңгы вакытларда Башкортстан Язучылар берлегенең финанс хәлләре дә, җитәкчелек тирәсендәге җәнҗаллар да, иҗади оешманың эшчәнлегенә тискәре йогынты ясады. Узган ел азагына кадәр рәис вазифаларын башкарган драматург Наил Гаетбай эшчәнлегендә кимчелекләр табып тикшергәннән соң, ул үз теләге белән эшеннән китте. Әле берлектә төп эшне рәиснең урынбасары, танылган шагыйрә һәм журналист Фәния Габидуллина башкара. Әлеге кичәне дә ул оештырган. Очрашуны ачканда ясаган чыгышында ул республика әдипләренең битарафлыгыннан, үз-үзләренә бикләнеп яшәүләреннән зарланды.

“Ниндидер чара оештырсам, аңа нибары 10-15 каләм иясе килә. Менә бүген дә бик аз килгән каләмдәшләребез. Бу чараны оештырганда башта берничә шагыйрьгә мөрәҗәгать иттем, әйдәгез шигъри кичәгезне үткәрик дип. Һәрберсе төрле сәбәпләр табып бу тәкъдимнән баш тартты. Бары тик 90 яшенә җитеп килүче Марат абый Кәримов кына шатланып риза булды һәм очрашуыбызга канатланып, йөгереп дигәндәй килде”, диде Фәния ханым.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

Марат ага әдәби кичәсенә фәкать узган елда гына язган шигырьләрен алып килгән. Сәхнәгә менеп ярты сәгатьтән артык укыды ул аларны. Әсәрләре заманның сәер-сәер якларын, милләтебезнең аянычлы бүгенгесен һәм билгесез киләчәген чагылдыра. Заманча фикерләүче әдипнең шигырьләре чынлап та көн кадагына сугучы, укучылар күңеленә хуш килерлек, тирән уйларга салырлык.

Кичә азагында Марат ага Азатлык хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.

Марат ага, элекке елларда менә мондый шигырь кичәләре бик еш була торган иде. Хәзер исә бик сирәк күренешкә әйләнде алар.

– Дөрес әйтәсез. Без – өлкән буын әдипләре элеккеләрне сагынып яшибез хәзер. Чынлап та соңгы ун-унбиш елда мондый кичәләр бик сирәк оештырыла, онытканда бер дигәндәй. Ә бит мондый очрашулар язучыларны берләштерә, иҗади тәҗрибә уртаклашу, илһам алу мөмкинлекләре бирә. Элгәре елларда Язучылар берлегендә ниндидер чаралар булмаганда да, әдипләр күп йөри иде анда. Кайнап тора иде берлек бинасы. Хәтта эшкә йөргән кебек йөриләр иде каләм ияләре. Әдәби кичәләр булмаса да, язучы-шагыйрьләр бүлмәләрдә җыелышып фикер алышалар, теге яки бу телдә чыккан яңа китаплар турында сөйләшәләр, яңа әсәрләрен укыйлар иде бер-берсенә. Шул чакта табадан гына төшкән әсәрләргә саллы гына фикер ишеткәндә аларны төзәтү-шомарту өчен дә яхшы форсат иде ул күрешүләр. Хәзер исә Язучылар берлегенә барасы да килми. Җылылык, элекке көчле рухият юк анда. Бу берлекнең җитәкчелегенә дә, гомумән, әдәбиятка мөнәсәбәткә дә бәйле дип уйлыйм.

Җитәкчелек дигәннән, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең соңгы рәисе тирәсендәге гауга да файдага булмады кебек?

Берлек рәисе булган кеше һәм аның ярдәмчеләре төрле ваклыклардан өстен булырга тиеш

– Әйе, җитәкче кеше башкаларга үрнәк булырга тиеш. Элек Язучылар берлеген Мостай Кәрим, Әсгать Мирзаһитов кебек зур шәхесләр, талантлы әдипләр җитәкләгәндә бөтенләй башка рухият иде анда. Аларның абруйлары ук республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм алырга да юллар ача иде. Ә хәзер берлекнең хәле мөшкел, аңа бүленүче финанслар елдан-ел кими. Хәтта мәрхүм булган каләм әһелләрен соңгы юлга озату өчен хәер сорашып йөрергә мәҗбүрбез. Фикерем шул: берлек рәисе булган кеше һәм аның ярдәмчеләре төрле ваклыклардан өстен булырга тиеш. Ыгы-зыгылардан читтә тору хәерле. Үзеңнең дәрәҗәң булса гына, намусың тапланмаган булса гына башкалар да сиңа иярәчәк. Ә Наил Гаетбай белән булган җәнҗал киләчәктәге җитәкчеләр өчен дә бер сабак булсын иде.

Ә татар һәм башкорт әдәбиятының бүгенге торышы турында нәрсәләр уйлыйсыз?

– Турысын әйтим, милли әдәбиятыбыз хәле күңелне әрнетә. Карагыз, элек 100әр меңлек тираж белән чыккан газеталарыбыз, 10-15 мең данәдә генә басыла, 60ар мең данәдә чыккан журналларыбыз 2-3 меңгә торып калды. Әлбәттә, бу бар илдәге матбугатка да кагыла. Әмма безне үзебезнең хәл аеруча борчый. Шушы ук хәл әдәбиятка да кагыла. Китаплар елдан-ел азрак һәм бик кечкенә тиражда басыла. Болытлы, кара көннәр килде безгә. Әдәбиятка хакимиятләр тарафыннан мөнәсәбәт үтә дә начар. Нәшриятларны, Язучылар берлекләрен финанслау исем өчен генә.

Бу хакимият әдәбияттан китеп, православ динен төп корал итеп алды

2015 елны бик зурдан кубып Әдәбият елы дип игълан иткәннәр иде. Язучылар аңа әллә күпме өметләр баглады. Өстәмә финанслар бүленер, күбрәк китаплар нәшер ителер, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын әдипләргә матди ярдәмнәр бирелер дип уйладык. Әмма тот капчыгыңны. Хәтта Язучылар берлекләренең һәм нәшриятларның акчаларын киресенчә кистеләр дә әле. Рәсүл Гамзатовның әйтеп калдырган сүзләре искә төшә. “Бу хакимият әдәбияттан китеп, православ динен төп корал итеп алды” дигәнрәк фикер әйткән иде ул. Бу чынлап та шулай. Һәм бу бик тә аяныч хәл.

Элек өлкән әдипләр яшь каләм ияләрен күтәрүгә дә зур игътибар бирә иде. Бармы Башкортстанда яшь талантлар?

– Бөтенләй юк түгел, ләкин бик аз алар. Моның да сәбәпләре бар. Төп сәбәп – татар һәм башкорт мәктәпләренең елдан-ел кимүе, булганнарында да ана теле һәм әдәбияты дәресләренең кыскаруы. Әгәр бала үз телен төпле өйрәнми, көне-төне нәфис әдәбиятны укымый икән, нинди иҗатчы көтәргә була инде аңардан. Хәзерге яшьләр хәтта авыл җирендә дә яртылаш урысча, яртылаш кына үз телендә сөйләшә. Гарип тел белән сыйфатлы әдәби әсәрләр тудырып булмый.

Укучылар азая, ә шагыйрьләр, дөресрәге шигырьчеләр күбәя

Мин менә Татарстандагы әдәби хәят белән танышып барырга тырышам. Анда яшь талантлар килеп чыкты зур гына төркем. Аларда мин Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдуллиннардагы кайнарлыкны, көчле милли рухны күрәм. Аларга зур өметләр баглыйм. Шул ук хәлне Уфада да күрергә телим. Ә әлегә без Башкортстан буйлап йөреп яшь язучылар табырга тырышабыз. Кульязмаларын тикшерәбез, төзәтә-төзәтә нәшриятларга да тәкъдим итәбез. Кем әйтмешли, ясалма рәвештә язучылар санын арттыру юлындабыз. Укучылар азая, ә шагыйрьләр, дөресрәге шигырьчеләр күбәя дияргә яратам мин. Шулай итеп киләчәккә графоманнар санын ишәйтәбез. Хәзер пенсиягә чыккан күп кенә кешеләр дә китаплар чыгара башлады, “язучылар” булып китте. Такмакка охшаган әйберләре белән борын да чөереп йөриләр әле алар. Ә бит чын талант ул ташны тишеп чыккан яшь үлән кебек. Ярдәм итмәсәң дә тумыштан таланты булган кешеләр югары зәвыклы әсәрләр иҗат итә.

Марат ага, бүгенге көндә үзегезнең иҗатыгыз кайсы юнәлештә бара?

Илдәге сәер-сәер хәлләр, әкәмәт сәясәт уйландыра да, хафага да сала

– Тик утырган юк. Илһам килгәндә шигырьләр язам. Менә бүгенге кичәдә дә узган елда гына язылган байтак әсәрләремне генә укыдым. Искә алгансыздыр, аларның барысы да диярлек көн кадагына суккан иҗат җимешләрем. Мин бүгенге яшәешкә битараф кала алмыйм. Илдәге сәер-сәер хәлләр, әкәмәт сәясәт уйландыра да, хафага да сала. Шул хәлләргә карашым ак кәгазьгә төшә. Сатира юнәлешендәге иҗатка этәрә илдәге хәлләр. Шигъри иҗат белән бергә истәлекләр дә язам. Алар шактый җыела, Ходай кушса, җыентык булып та дөнья күрерләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG