"Чынлап та, "ЮВТ Аэро" әлеге рейсны япты, ел башыннан очышлар оештырылмый. Рейс өчен дәүләт субсидия бирә иде, быел субсидия бүленмәде. Рейс якынча 65 процентка тулы була иде", дигәннәр РБКга авиаширкәт вәкилләре.
Очыш бәясе бер якка кимендә 1,6 мең сум булган. Шуңа күрә, субсидияләр булмаган очракта, тарифның хакы кайтарылмаячак, диләр.
2016 елның 1 ноябрендә Казаннан Мәскәү янындагы Жуковский һава аланына Татарстанның "ЮВТ Аэро" авиаширкәтенең беренче очышы булган иде.