Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан татар хәрәкәтенә 30 ел. Уңышлар һәм хәл итәсе эшләр


Чуашстанның татар авыллары такымнары арасында хоккей ярышы. 2016 ел
Чуашстанның татар авыллары такымнары арасында хоккей ярышы. 2016 ел

Чуашстанда яшәүче татарлар милли яңарыш хәрәкәтенең 30 еллыгын күпсанлы чаралар белән билгеләп узарга җыена. "Республика татарларының уңышы көндәлек эшләүгә бәйле", ди төбәктәге татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

2017 елда Чуашстанда татарларның милли яңарыш хәрәкәте башланганга 30 ел, татар иҗтимагый үзәге оешканга 20 ел, милли-мәдәни морхтарият төзелгәнгә 10 ел тула.

Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов шушы өч дистә ел эчендә татарлар тормышы зур үзгәреш кичерде, милләтнең үсеше шактый алга китте дип саный һәм әлегә хәл ителмәгән проблемнар барлыгын да кире какмый.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

"Күпкырлы эшчәнлегебездә без тарихка азрак урын бирәбез сыман. Бүгенге көнгә кадәр Чуашстандагы татарларның тарихына багышланган саллы гына бер тарихи хезмәтебез дә, тарихны өйрәнүче галимнәребез дә юк. Бу эштә без Казанга гына таяна алабыз. Шулай ук шәһәрләрдәге татарлар тормышы сүлпән дә түгел, менә без теләгәнчә, гөрләп эшләп тә китә алмый.

Шыгырдан, Урмай, Тукай, Чичкан, Бикшик кебек үсеп, зураеп барган авылларыбыз белән беррәттән, проблемлы авылларыбыз да бар. Балалар саны азаю сәбәпле, кечкенәрәк авылларыбызда мәктәпләр ябылды. Әмма хәзер бу авылларга да яшьләр яңадан кайта башлады. Мәктәпләребез ачылуына да өмет бар. Милли хәрәкәт бу эшләрдә дә әйдәп барачак", Гыйбатдинов.

Республика күләмендә чыгучы татарча газет, төрле фестивальләр, Сабантуйлар, бәйгеләр, татар дөньясына танылган фәнни конференцияләр, икътисади форумнар, Алтын Урда дәвере мәчет-мәдрәсәләренә охшатып төзелгән яңа гыйбадәт йортлары, авыллар арасында спорт ярышлары – барсы да милли хәрәкт уңышлары. Фәрит әфәнде бу уңышларның төбендә эзлекле рәвештә эшләү ята дип белдерә.

Яңа Чабаксар мәчетенә ай куялар
Яңа Чабаксар мәчетенә ай куялар

"Беренчедән, безгә татар мәктәпләре кирәк дип даулап йөрисе булмады. Совет чорында татар мәктәпләре эшләп килде. Икенчедән, динне һәм милләтне аерып тормыйча, дини булсынмы, милли булсынмы – һәрбер эшне бергәләп тормышка ашырабыз. Чөнки халыкны бүләсе юк. Ул бит татар телендә сөйләшкән, ислам динен тоткан, ата-баба йоласына тугры калган шул ук татар инде.

Дин җитәкчеләребез дә милли башлангычка һәрдаим ярдәм итеп тора. Республика хакимияте белән дә гел уртак тел табып эшләдек. Чуашстан татарларының уңышы – ул көндәлек эшләүгә бәйле. Дини оешмаларда да, милли оешмаларда да үзешчәнлек бетте, җиренә җиткереп көндәлек эшләү бар бездә. Вакыт булганда гына берәр нәрсә оештырыйк әле дигән нәрсә юк. Алдан корылган еллык планнар, киләчәккә билгеләнгән максатлар бар", ди Гыйбатдинов.

"Урмай-Зәлидә" фестиваленең беренчесе. 2013 ел.
"Урмай-Зәлидә" фестиваленең беренчесе. 2013 ел.

Милли яңарыш хәрәкәтенең 30 еллыгы уңаеннан республиканың татар йөзе булган милли чараларның берсе – "Урмай-Зәлидә" төрки халыклар мәдәнияте фестивале дә күркәмрәк узачак, дип белдерә оештыручылар. Фестиваль 1 февраль старт ала.

Февраль аенда Яңа Чабаксарда Чуашстан татарларының "Милли мирас" дип аталган фәнни-мәдәни фестивале дә башланып китә. Ул ел дәвамында республиканың төрле җирләрендә узачак. Яңа Чабаксардагысы исә Чуашстандагы татар милли коллективлары һәм танылган чуаш-татар җырчысы Фәридә катнашында уза.

Көзгә Урмайда милли хәрәкәт тарихына багышланган фәнни конференция дә планлаштырылган. "ART-Мәдһия" дини татар җырлары фестивале дә, Сабантуй һәм башка чаралар да милли хәрәктнең 30 еллыгы уңаеннан узачак.

Шыгырданда узган икътисади ярминкә, 2011 ел
Шыгырданда узган икътисади ярминкә, 2011 ел

1987 елларда Урмай һәм Шыгырдан кебек зур татар авылларында картларның яңа мәчетләр төзү идеясе белән чыгуы Чуашстанда татар милли хәрәкәтенә этәргеч бирә.

"Совет чорында республикада ике мәчет кенә эшләп килсә, хәзер 50гә якын яңа мәхәллә гөрләп тора. Бу эшне картларыбыз башлап йөрде. Шулардан соң, милли яңарыш шаукымы төрле өлкәләргә дә үтеп керде. Шулай ук, нәкъ менә 1987 елда үзешчән "Мишәр" ансамблен Казанга беренче мәртәбә чыгыш ясарга чакырдылар. Татарстан, шулай итеп, читтәге татарларга да игътибар бирә башлады", ди Гыйбатдинов.

Өлкәннәр башлап җибәргән яңарышның нәтиҗәсе булып 1989 елда Чуашстанда Татар иҗтимагый мәдәни үзәге төзелә. Республика башкаласы Чабаксарда Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килә. Соңгысы, Минсәгыйт Гыйбадуллин җитәкчелегендәге үзәк, Казанда азатлык хәрәкәтендә дә шактый катнаша. Тора-бара бу оешмалар эшчәнлеген шактый сүлпәнләндерә.

"1997 елда республикада яңадан Татар иҗтимагый үзәген торгыздык. Аңа кадәр, 1993 елда мәчет-мәхәлләләр берләште. Диния нәзарәте белән шул вакыттан кулны-кулга тотышып эшләдек. 2007 елда татар иҗтимагый үзәге урынына татар милли-мәдәни мохтәрияте барлыкка килде", дип тарихны барлый Фәрит Гыйбатдинов.

Сталин чорында Чуашстанда татар милли районы да булган, милли матбага да эшләп килгән. Әмма, Хрущев вакытларында татар авылларында бары тик мәктәпләр һәм Батыр районында татарча дубляж газет кына кала. "Дөрес, Фәтхи Бурнашның туган авылында халык театры бик уңышлы эшләде. Сиксәненче еллар ахырында исә боларга яңадан яңа вакыйгалар өстәлде", ди Фәрит әфәнде.

XS
SM
MD
LG