Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:16

Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, кайда да булса барып бер спектакль генә күрсәтү отышлы түгел. Якын-тирә төбәкләрдән татарлар Казанга спектакль карарга үзләре килә ди ул.

12-18 гыйнвар Камал театры Мәскәүдә сигез спектакль күрсәтеп кайтты. Татарча спектакльләр карау бәхете кайсы шәһәрләргә һәм төбәкләргә насыйп? Азатлык, әлеге сорауга җавап эзләп, Камал театры директоры Илфир Якупов белән сөйләште.

Илфир Якупов Мәскәүдә театр афишалары күргәзмәсен ачу тантанасында
Илфир Якупов Мәскәүдә театр афишалары күргәзмәсен ачу тантанасында

– Илфир әфәнде, яңарак кына Камал театры Мәскәүдә тамашаларын күрсәтеп кайтты. Мондый гастрольләрне оештыру кыенмы?

– Безнең Малый театр белән килешүебез бар һәм ике елга бер тапкыр гастрольләр алмашып торабыз. Хезмәттәшлек 2006 елдан бирле дәвам итә. Быел гастрольләрдән кала, Алексей Бахрушин исемендәге театр музеенда Камал театрының 110 еллыгына багышланган афишалар күргәзмәсе дә ачылды, ул 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ә Кече театрда 7 көн эчендә 8 спектакль уйнадык. Бик яратып калдылар, кабат-кабат килүебезне сорадылар.

Чираттагы гастрольләребез Мәскәүдә 2019 елда булачак. Татарлар ел саен килүбезне сорыйлар. Ике елга бер баруыбызның сәбәбе – репертуарда да. Мәскәүгә барган саен яңа әсәрләр күрсәтәсе килә.

– Һәр тамашага да халык залларны тутырып килдеме?

– Тулы иде, халык сагынып килде. 2006 елдан бирле ике елга бер тапкыр Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләренә тамашачы да ияләнде. Спектакль карауны алдан ук планлаштырып куялар.

– Малый театр белән килешү булгач, андагы сәхнә һәм мәшәкатьләр барсы да бушкамы?

– Малый театр безгә быел сентябрь аенда киләчәк. Алар да үзләренең эшчеләре белән безгә ярдәм итә, без дә аларга ярдәм итәбез. Мәскәү үзәгендә аренда түләмичә уйнау ул бөтен театрга да тәтеми. Алар да безгә, без дә аларга сәхнәне бушка бирәбез.

– Гастрольләрдә билет сату театр чыгымнарын аклыймы?

– Бөтенләй аклап бетерә алмый. Бу тамашалар Татарстан президенты, мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза. Чыгымнарның бер өлешен алар, шулай ук без үзебез дә каплыйбыз. Камал театры Татарстан президенты грантын ала һәм аның бер өлеше әлеге гастрольләргә тотыла.

– Билет сату тулаем чыгымның күпме өлешен каплый ала?

– Хәзерге вакытта хисап эшләре бара, әлегә нәтиҗә ясалмаган. Әнә шул сәбәпле өздереп кенә әйтә алмыйм. Билет сатудан кергән акчалар яшәүгә, юл чыгымнарының бер өлешен каплауга да тотыла.

– Быел тагын кайларга юл тотарга җыенасыз?

– Февраль аенда Чаллы белән Түбән Камага, ә аннан соң, сентябрь аенда Уфага җыенабыз. Русия мәдәният министрлыгының алмаш гастрольләр програмы нигезендә, бәлки Тываның Кызыл шәһәренә дә барырбыз.

– Кызыл шәһәренә баруны кем раслый?

– Акча (көлешәбез). Русиянең гастрольләр үзәге акчаны күпме бирә һәм без чыгымнарның күпме өлешен каплый алабыз, барсы да әнә шуннан тора. Әлегә бу саннар юк. Шуңа бару-бармауны өздереп әйтеп булмый.

– Кара исәп белән алганда, Чаллыга бер спектакль белән бару театрга күпмегә төшә?

– Чаллыда аренда бәясе кыйммәт түгел. Бензин дә күп кирәкми. Камал театрына бер спектакль белән генә гастрольгә бару уңай түгел. Шуңа күрә, без берничә спектакль белән бер атнага чыгып китәбез. Шунда гына чыгымнарны да каплый һәм ниндидер акча да эшли алабыз. Чаллыны әйткәндә, ул икенчерәк, анда акча эшләп кайту мөмкинлеге дә бар. Ел саен барабыз һәм керем белән кайтабыз. Чөнки ул якын.

– Гастрольләр оештырганда аерым шәхесләр, ширкәтләр сезгә ярдәм итәме? Химаячеләр бармы?

– Була, була. Мисал өчен, Мәскәүдә төрле ширкәт, оешмаларның башлыклары акча бирми, алар үзләрендә эшләүчеләргә билетларны күпләп ала. Алай эшләү безгә уңайлырак.

Безнең спектакльләр Мәскәүдә тәрҗемә белән күрсәтелде. Спектакльләргә татарлар гына түгел, руслар һәм башка милләт вәкилләре дә килгән иде. Һәр спектакльгә тәрҗемәне тыңлау өчен 200 дән алып 270кә кадәр кеше колакчын алды.

– Еллык гастрольләр исемлеген кем раслый? Мәдәният министрлыгымы? Үзегез тәкъдим белән чыгасызмы?

– Безнең Татарстаннан читтә эшләп, күпмедер халык җыярга дигән план бар. Кайда бару уңай икәнен үзебез дә карыйбыз. Кемнеңдер кушуы белән барып, арендага күп акча тоту, минемчә, шулай ук дөрес түгел. Самар, Туймазы һәм Әлмәт белән дә килешүләр бар безнең. Быел аларга да барачакбыз.

Самардагы рус театры белән алмаш гастрольләр килешүе төзелгән. Туймазы шәһәре хакимияте белән дә килешү бар. Туймазы театры безгә килеп китте инде, апрель аенда Туймазыга барачакбыз. Мондый килешүләр булу чыгымнарны киметә. Җитәкчелек мондый гастрольләргә риза гына.

– Татар халкы шулай ук аз булмаган Йошкар-Ола шәһәренә бару күпмегә төшәр иде дип уйлыйсыз?

– Без анда баргаладык. Кызганыч, тамашачы бик ыргылып килмәде дип әйтер идем. 2014-2015 елларда булдык. Баргач бер генә спектакль кую безнең өчен кулай түгел. "Тагын килегез, берьюлы бер-ике спектакль күрсәтегез", дип әйтүче булмады. Ажиотаж булмагач, анда баруның файдасы да, кызыгы да юк. Хәзер анда бармыйбыз, чөнки Йошкар-Ола Казанга бик якын, ял көннәрендә тамашачы үзе безгә йөри. Якын-тирә төбәкләрдән Ульян өлкәсеннән, Чуашстаннан татарлар безгә хәзер үзләре җыелышып киләләр.

– Мари Илендәге театр белән дә килешүегез бар идеме?

– Әйе. Алар да безгә үз спектакльләре белән килде.

– Димәк, Самардан кала, якын арада Чуашстанга, Мари Иленә, Удмуртиягә дә барырга җыенмыйсыз?

– Юк. Сәбәп – аралар якынайды һәм бу республикаларда яшәүчеләр үзләре Казанга бик еш килә. Казанга килгәч, әлбәттә, күбесе театрга керми калмый. Үзләренә чакырып түгел, ә театрны Казанда карыйсылары килә. Казан үзгәрде, матурайды, бер уңайдан Казанны да күрәселәре килә.

– Төрле тамашачы бар бит, машинага утырдың да, чыгып киттең генә түгел. Бөтен кеше дә килә алмаска да мөмкин.

– Алай түгел. Хәзер электричкалар да йөри. Транспорт, логистика ягы бик уңай. Автобуслар да төрле бәядән. Казанга туристларны җәлеп итүдә берничә өлкә эшли: театр сәнгате дә, туризм да, транспорт логистикасы да. Хәллерәкме, баеракмы дип, мин әйтмәс идем. Хәзер якын-тирә төбәкләрдән автобус турлары да бар. Безгә шул ук ульяннар, маридан, чуаштан бергә җыелышып автобуска утырып та киләләр.

– Күрше республикалардан килүчеләр Камалдагы тамашачының ничә процентын тәшкил итә?

– 30-40 процентлап. Колакчыннар биргәндә каян килүләрен сорарга тырышабыз. Мин үзара сөйләшүләрен тыңлап йөрим, читтән килүчеләр икенче төрлерәк сөйләшә.

– Машиналарның номерларын карыйсыздыр әле?

– Әйе, ансы да бар. Аннан да күренә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG