Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илми Умеровны "яңартылган гаепләү" белдерү өчен ФСБга чакырганнар


Илми Умеров
Илми Умеров

Кырымтатар Милли мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровка аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган хакимият яңа гаепләүләр белдерә. Федераль иминлек хезмәте тикшерүчесе белән очрашу 27 гыйнварга билгеләнгән.

Илми Умеров үзенең Facebook сәхифәсендә белдерүенчә, аңа Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчесе шалтыратып, "гаепләүне яңа редакциядә" белдерәчәкләр дип хәбәр иткән. ФСБ тикшерүечесе белән 27 гыйнварда очрашырга килешкәннәр. "Моның ни аңлатканын белмим. "Очрашу"дан соң сөйләрмен", ди Умеров.

Кырымдагы аннексион хакимият 59 яшьлек Умеровны Русиянең бербөтенлегенә каршы чыга дип гаепли. Аны телеэфирда "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән сүзләреннән соң эзәрлекли башлыйлар. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде.

Күптән түгел Русиянең финанс мониторинг федераль хезмәтенең рәсми сайтында Илми Умеровның террорчылар һәм экстремистлар эшчәнлегенә кагылышы булганнар исемлегенә кертелүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG