Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Ризаэтдин Фәхретдин укулары уза


Риза Фәхретдин
Риза Фәхретдин

27 гыйнварда Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре урынбасарлары катнашында Риза Фәхретдин укулары уза.

Әлеге педагогик чара шәһәрнең 52нче санлы мәктәбендә үткәрелә.

Укуларда "Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк", "Ризаэтдин Фәхретдин мирасы һәм бүгенге заман", "Тәрбия өлкәсендә Риза Фәхретдин хезмәтләре" һәм башка чыгышлар булачак. Шушы чара барышында ясалган фәнни чыгышларга, күтәрелгән мәсьәләләргә йомгак-нәтиҗә ясау, бәя бирүләр дә каралган.

Анда бик күп укытучыларның укытучысы булган галим, профессор Хатыйп Миңнегуловның катнашуы һәм чыгышы да көтелә.

XS
SM
MD
LG