Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:16

"Тәртип" радиосы 1 февральдән FM ешлыгында эшләвен туктатса да, яңадан теркәлеп интернетта тапшыруларны дәвам итә. Азатлык белән әңгәмәдә радионың баш мөхәррире Ризәлә Имәгыйлова яңа FM ешлык алу өчен көрәш башлавын белдерде. Ул шулай ук Татарстанда татар телле радиоларга FM ешлыклары бирүдә ярдәм сорап Русия һәм Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте һәм бу турыда петициягә имзалар җыя башлады.

Радионың иҗат төркеме баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлева җитәкчелегендә "Тәртип FM" исемле, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять теркәгән. Яңа киңкүләм мәгълүмат чарасы теркәлү хакында таныклык та алынган, медиа эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирүче лицензиягә документлар тапшырылган, хәзер FM ешлыгы алу өчен көрәш башлана.

27 гыйнварда Ризәлә Имәгыйлева Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия элемтә министры Николай Никифоровка Татарстанда татар телле радиоларга FM ешлыклары бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Сhange.org сәхифәсендә әлеге мөрәҗәгатькә имза җыю башланды.

Ризәлә Исмәгыйлева
Ризәлә Исмәгыйлева

Ризәлә Исмәгыйлева Азатлык белән әңгәмәдә бу петиция "Тәртип" радиосын тыңлаучыларның һәм аның эшчәнлеген дәвам итүен теләүчеләрнең ни кадәр күп булуын ачыклау, яңа ешлык сораганда моны бер дәлил итеп куллану да диде.

"Ятып калганчы, атып кал дигәндәй без петиция белән имза җыярга булдык. 100 процент ышаныч юк, әммә безне яратып тыңлаган кешеләр – тыңлаучыларыбыз бар. Өч ел дәвамында туплаган байлыкны, материалны болай гына күмеп калдырырга берәүнең дә кулы бармас иде.

Петиция PR өчен эшләнмәде. Безнең төп тыңлаучы интернетта утыручылар түгел, ә гап-гади кешеләр. Аларның балалары, оныклары интернетка кереп петициягә кул куеп, моны халык радиосы дип яңадан эшләтеп җибәрсәк, бу бик зур эш булыр иде. Үзебезгә дә, җитәкчелеккә дә бер зур савап. Ешлык алу бик авыр мәсәлә, зур акча таләп итә торган әйбер, халыкка, халыкның ярдәменә ышанып башланган эш бу. Татар кешеләре арасында андый кешеләр бар. Элекке җитәкчеләр безгә бөтен аппаратураны, бөтен базаны, бөтен әйберне калдырды. Моңа да бик сөенәбез инде", дип сөйләде Ризәлә Исмәгыйлева.

"Тәртип"нең ешлыгы читкә сатылу турында сүз чыккач, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыда башта белми калган, ләкин хәзер бу хакта хәбәрдар дигән сүз чыккан иде. Әмма радио хезмәткәрләренә Миңнехановтан да та, хөкүмәттән дә хәлләр белешеп, ярдәм тәкъдим итүче булмаган.

Бары тик халык тавышы белән, халык фикере белән генә ерып чыкмачы булабыз

​"Үзебез барып ярдәм сораган булмады. Бу очракта берсен дә гаепли алмыйм. Хөкүмәттән берсе дә шалтыратмады. Бары тик халык тавышы белән, халык фикере белән генә ерып чыкмачы булабыз. Бу бер төрле үзмаксат та шикелле. Безгә гәдәттә Gelap media мәгълүматларын кулга тоттыралар да, сезне 60 яшьтән узган 10-20 мең генә кеше тыңлый дип әйтәләр. Менә бу имза җыю безне чынлыкта күпме кеше тыңлганын күрсәтәчәк. Чөнки техник сәбәпләр аркасында радионы көненә бер-ике сәгатькә генә сүндереп торганда та, безгә менә шушы 60 яшьлек кешеләр түгел, япь-яшь кешеләр шалтырата.

Безнең дәүләт җитәкчеләренең иманлы булуына, аларның маңкорт булмавына да ышанам, милләт язмышы хәл ителгән вакытта аларның да кул кушырып утырмаячагына, барыбер хәлдән килгәнчә эшләячәкләренә өметләнәм", дип сөйләде Азатлыкка Исмәгыйлева.

Татар телендә тапшырулар өчен радиоешлыклар бирүнең күп мәртәбә теге яки бу сәбәп белән кире кагылуын күрәбез

"Статистикага һәм радиешлыклар бирүче Федераль конкурс комиссиясе эшенә күз салабыз икән, Казан, Түбән Кама һәм Чаллыдагы радиоларга үз төбәкләрендә татар телендә тапшырулар өчен радиоешлыклар бирүнең күп мәртәбә теге яки бу сәбәп белән кире кагылуын күрәбез. Мисал өчен, Казанда УКВ диапазонында эшләүче "Курай" радиосы 10 тапкыр, "Салават" радиосы берничә тапкыр бу конкурста ФМ ешлыгын ала алмады", диелә петициядә. Анда шулай ук 2014 елда "Салават" радиосына FM ешлыгы алу өчен хәтта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның яклавы да ярдәм итмәве искә алына.

Анда шулай ук "Тәртип" радиосы FM ешлыгында эшләвен туктатканнан соң, Казанда FM ешлыгында тапшылулар алып баручы 33 радионың бары икесе генә татар телле булачагы телгә алына. Мөрәҗәгать авторы җанисәп нәтиҗәләренә караганда Казан халкының яртысы татарлар булуын искә алып, "Казанда яшәүчеләр үз телләрендә мәгълүмат алырга хокуклы, бу аланың конституцион хокукы" дип яза.

Татарча тапшырулар өчен "милли" концепциягә радиоешлык бер тапкыр да тәкъдим ителмәде

"2000 елдан башлап радиоешлыкларга конкурс уздыру тарихында "мәгълүмат", "спорт", "музыка", "балалар", "ирекле" һәм башка темаларга бик күп төрле концепцияләр конкурска чыгарылды, тик татарча тапшырулар өчен "милли" концепциягә радиоешлык бер тапкыр да тәкъдим ителмәде", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Хәзерге вакытта Казанның радиобазарында барлык холдингларга да урын бирелгән. Барлык форматларда тапшырулар алып барыла, шул исәптән балалар өчен, спорт, мәгълүмат, күңел ачу, музыка, рок, поп, ретро, шансон һәм башкалар. Челтәр станцияләре формат, музыка, яңалыклар ягыннан бер-берен кабатлый, әмма милли радиоларның үз дулкыннарында эшләү мөмкинлеге юк", ди Тәртип радиосы баш мөхәррире һәм Казан өчен әзерләнүче өч яңа ешлыкны (87,8 МГц, 95,5 МГц һәм 96,0 МГц) конкурска чыгарганда "Тәртип", "Курай", "Салават" радиоларына мөмкинлек бирүне сорый.

11 гыйнварда Татарстан медиасында "Тәртип" радиосы урынына урыс телендә сөйләүче Business FM радиосы киләчәк дигән хәбәрләр таралган иде.

Ризәлә Исмәгыйлева җитәкчелегендә эшләүче, яңа теркәлән яңа медиага FM ешлык алырга тугыз айдан алып ике елга кадәр вакыт китәргә мөмкин. Ләкин "Тәртип" радиосына нигез салучы Марат Ибләминов үзенең бер әңгәмәсендә сөйләгәнчә, "Тәртип" 2008 елда ук 87,8 ешлыгын кулланырга теләгән булган. Бу ешлык һаман да буш тора.

Марат Ибләминов
Марат Ибләминов

"Тәртип" хезмәткәрләре, әгәр дә җәмәгатьчелек ярдәм итсә, һәм радионың интернеттагы каналына бер мең генә булса да язылучы табылса, федераль конкурс комиссиясе өчен бу саллы аргумент булыр иде дип исәпли.

Ибләминов фикеренчә, FM ешлыгы өчен бәйгегә кергәнче башта кимендә 10 мең имза җыю кирәк. Петиция нәкъ менә шушы максат белән оештырылган да.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG