Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 21:15

29 гыйнвар Мәскәүдә Мәүлидкә багышланган "Югалган васыять" дип аталган зур тамаша узды. Әлеге бәйрәмгә быел күп танылган театр артистлары җәлеп ителгән.

Крокус Сити Холл дип аталган 6200 кеше сыйдырышлы залда тамаша башланыр алдыннан Мәскәү дини идарәсе имамы Илдар Әләүтдинов тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Әгәр дә сез булмасагыз, бу тамаша залын тутырып килмәсәгез, билетлар сатып алмасагыз, бу тамашаны уздыруның бернинди дә мәгънәсе булмас иде”, дип рәхмәтен белдерде. Аннан ул бу эшкә имһамландыручы, тамаша залында утырган Русия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә дә рәхмәтләрен җиткерде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тамашада хакимияттәге зур түрәләр булырга мөмкин дип игълан ителсә дә, алар бу тамашада күренмәделәр.

Тамаша залы
Тамаша залы

Әлеге чараны оештыручыларның берсе булган Илдар Әләүтдинов тамаша пәрдәсен аз гына күтәрә төшеп, тасвирланачак вакыйгалар турында да кыскача әйтеп китте. Тамашаның максаты гасырлар аша үтеп, пәйгамбәр васыятен калдырган заманнардан бүгенге көнгә кадәр булып үткән мөһим вакыйгалар кысасында ул васыятьнең югалмаган булуын, аның мөселман халыкларга никадәр кирәкле булуын һәм иң авыр вакытларда кешеләрнең рухларын сындырмас таяныч көчкә ия булуын әйтте.

Тамашада катнашучылар сәхнәдә
Тамашада катнашучылар сәхнәдә

"Бу тамаша ислам тарихында гына түгел, аңа бәйләнешле безнең илдә булып узган тарихи вакыйгаларны да күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта заман кешесенә үз-үзенә башкача карарлык фәлсәфи уйлану тудыра торган тамаша. Тамаша алдыннан уздырылган төрле аукцион, сатылган әйберләрдән килгән керем Сүрия качакларына ярдәмгә тотылачак.

Беренчесе – сиңа ярдәменнән баш тарткан кешегә ярдәм итү, икенчесе – синең белән гадел булмаган кешене гафу итү, өченчесе – синең белән мөнәсәбәтләрне өзгән кеше белән мөнәсәбәтләрне яңарту

Пәйгамбәрнең васыяте бүгенге вакытта бераз онытылган. Аның васыятеннән өч сыйфатны онытмаска кирәк: беренчесе – сиңа ярдәменнән баш тарткан кешегә ярдәм итү, икенчесе – синең белән гадел булмаган кешене гафу итү, өченчесе – синең белән мөнәсәбәтләрне өзгән кеше белән мөнәсәбәтләрне яңарту. Бу өч сыйфат пәйгамбәр васыятенең бер өлеше", диде Илдар хәзрәт.

Әлбәттә, тамашаны тулырак күзаллау өчен аны карарга кирәктер. Тамаша төрле чорларны, төрле темаларны бергә бәйләгән. Биредә ислам кабул иткән халыкларның язмышындагы иң мөһим булган мизгелләр күзаллана.

Тамашачылар Марат Бәшәров белән Шамил Хаматов рәсемнәре янында фотога төштеләр
Тамашачылар Марат Бәшәров белән Шамил Хаматов рәсемнәре янында фотога төштеләр

Тамаша пәйгамбәрнең Мәккәгә беренче һәм соңгы мәртәбә хаҗ кылган вакытында сөйләнгән васыяте яңгырашы белән башланып киттте. "Киләчәк кешесе" дип исемләнгән, Шамил Хаматов башкарган герой бу васыятьне аңлатыр өчен күптөрле яңалыклар, вакыйгалар тезмәсеннән бер яңалыкны алып, күпердән үз-үзен ташлаган 20 яшьлек кызның язмышына бәйләп башлап җибәрде. “Җәмгыять үзгәрә бара, ди Киләчәк кешесе. Васыятьләр онытыла. Ләкин аның кирәклеген халыкка сөйләр өчен ниндидер бер тарих кирәк. Ул бер кешенең тарихы булырга тиеш. Алып баручы яңалыклар арасында бер яшь кыз үз-үзен күпердән ташлаган дигән хәбәрне табып ала. Һәм ул бу хәлне аңлатыр өчен аны дини күзлектән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясый. Киләчәк кешесенең сүзләрен җиткерүче ролен Марат Бәшәров башкара. Ә инде бу битараф дөньядан туйган, Аллага ышанмаган, үлгәннән соң бернәрсә дә булмаячак дип "теге дөнья"га ышанмаган кыз ролен казакъ артисты Бибигөл Суеншалина башкарды.

"Барысы да кешедән башлана. Бары тик дин генә ул кызны саклап калырга ярдәм итәр иде", ди алып баручы. Ничек итеп аңа ярдәм итәргә. Бәлки аның белән гади генә итеп сөйләшергә кирәктер? Интернеттан соңгы васыятьне укыган герой да кызга ярдәм итә алмый. Кыз барыбер күпердән ташлана.

Кечкенә тамашачы
Кечкенә тамашачы

Спектакльне бербөтен итәргә омтылган, пәйгамбәрнең васыятенә бәйләп каралган вакыйгалар тезмәсе күптөрле. Биредә беренче тапкыр ислам илчеләре килгән Дербентта мәчет төзелеше дә, дини тәгълимат хакына халык традицияләреннән баш тартырга чакыручы вайнахлар тарихы да, Идел буйларына, Болгарга килгән Ибн-Фадлан сәяхәте дә, төрмәдә үтерелгән казый хатын-кыз Мөхлисә Буби тарихы да, үз иленнән, гаиләсеннән мәхрүм булып чит илләрдә ятып калган галим Муса Бигиев язмышы да, зинданда соңгы юлга киткән Салават Юлаев турында да тарихи вакыйгалар гәүдәләндерелгән. Алар барысы да соңгы сулышларында пәйгамбәрнең васыятен искә алалар. Ул васыять белән яшәүләрен ассызыклыйлар.

Шунысын да әйтергә кирәк, сәхнәдәге күзаллаулар шул төбәк артистлары башкаруында күрсәтелә. Биредә Дербент вакыйгаларын Дагыстан, Ингушетия артистлары, Ибн Фадлан сәяхәтен Галиәсгар Камал театры артистлары башкара. Ибн Фадланны Фәнис Җиһанша, Мөхлисә Буби ролен Дания Нуруллина уйнады. Тамашаның иң тетрәндергеч, иң үтемле булган урыны Дания Нуруллина башкарган сәхнә вакытында булды дисәк, һич ялгыш булмас. Салават Юлаев белән булган күренештә Башкортстан артистлары катнашты.

Аукционда
Аукционда

“Киләчәктән башка үткәннәр дә юк, киләчәк булсын өчен үткән тарихыңны, пәйгамбәр калдырган васыятьне онытмаска кирәк”, диделәр төп геройлар халыкка мөрәҗәгать итеп.

Спектакль турында тамашачыларның фикерләре төрле. Кемгәдер бик ошаган, кемдер узган елгысы бик шәп булган иде, быелгысы алай ук булмады дип тә әйтте. Спектакльнең идеясе бик яхшы, ләкин сүз бик күп, хәрәкәт аз булды, эшкәртергә кирәк булган дип әйтүчеләр дә булды.

Тамаша башланыр алдыннан килгән халык төрле күргәзмәләрдә, аукционнарда, пәйгамбәрнең тормышына багышланган интерактив уеннарда катнашты. Пәйгамбәр исеме чигелгән бер панноны 15 мең сумга сатып алучы да булган. “Тагы ике картина калды. Берсенә Аллаһ дип язылган, икенчесенә пәйгамбәр исеме язылган. Аларны алучы булмады”, диделәр аукцион оештыручылар.

Яулык сатучы кызлар
Яулык сатучы кызлар

Балалар өчен дә төрле уен почмаклары, рәсем ясаулар, кул эшләрен өйрәтүләр оештырылган иде. Хәтта теләге булганнар кына белән кулларына татуировкалар да ясаттылар. Гомумән алганда, Крокус Сити холлның фойесы шәрык базарын хәтерләтте. Бик кызып алыш-биреш дәвам итте. Фойеда да, тамаша залында да яшь балалар елавы да тынып тормады. Чөнки кичке тамаша булуга карамастан бала-чагалар бик күп иде. Зәңгәр яулыклы күптөрле волонтер кызлар килгән тамашачыларны да каршыладылар, сату эшләрен дә оештырдылар. Сатудан килгән акчалар хәйрия эшләренә тотылачак, диделәр алар.

Спектакльнең сценарий авторлары - Ренат Абянов белән Илгиз Зәйниев. Әсәрне сәхнәгә режиссер Илдар Кәрим куйган. Тамашада 150дән артык артист катнашкан.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG