Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:54

Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстан федераль програмнардан башка читләштерелмәс дип өметләнә. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Татарстанга үзендә салымны күбрәк калдыру өчен көрәшергә кирәк дип белдерә.

Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов илдәге 16 донор төбәкне, шул исәптән, Татарстанны да Мәскәүдән акча бирелә торган федераль програмнардан төшереп калдыру бер ел белән чикләнер дип өметләнә. Аның сүзләренчә, бу програмнар "Бердәм Русия" фиркасе депутатлары тәкъдиме белән әзерләнгән. Алар өчәү һәм парклар, авыл театрларына ярдәм, 20 миллиард сумлыгы ишегалларын яхшыртуны күздә тота.

"Карар кабул итүчеләрнең фикере түбәндәгечә: Татарстан үз програмнары хисабына инде күптән алга киткән, ә бүтән, ягъни програмга кертелгән төбәкләргә әле эшләргә кирәк. Тик без моны дөрес дип санамыйбыз, фикеребезне карар кабул иткәндә дә белдергән идек. Әмма бу хәл 2017 елда гына шулай булыр дип өметләнеп калабыз", ди Гыйлметдинов.

Ул, Азатлык соравына җавап биреп, моңа кадәр булдырылган барлык програмнарда Татарстан актив катнаша диде. "Күптән түгел Русия хөкүмәте төрле проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр һәм субвенцияләрнең төбәкләргә бүленеше карарын кабул итте һәм аларның һәрберсендә диярлек Татарстан бар, хәтта 10-15 төбәк кенә булганнарында да", диде Русия Думасы депутаты.

Гыйлметдинов матбугат очрашуы вакытында "быел яңа мәктәпләр төзү програмы тормышка аша башлый" дип тә белдерде. Аның сүзләренчә, бу эшкә 25 миллиард сум каралган, анда Татарстан да катнаша. "Казан, Чаллыда өч мәктәп сала башлыйлар. Биектауда да мәктәп ачыла. Бу мәктәпләрне республика төзи, ә федераль үзәк ярдәм итәчәк. Кызганыч, акча күп бирелми, без күбрәк булыр дип өметләнгән идек", диде депутат.

Азатлык Гыйлметдиновка "Русия хөкүмәте 2017 елда Татарстанга програмнар аша акча бирелмәячәген белдерде, моңа хәтта президент Рөстәм Миңнеханов та ачыктан-ачык канәгатьсезлек җиткерде. Депутатлар хәзер Казанга ничек ярдәм итә ала?" дигән сорау юллаган иде. Гыйлметдинов Русия Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның федераль үзәктән республикага күбрәк акча алу өчен нинди эшләр башкарырга җыенуларын әйтмәде. Ә аңа кадәр исә, узган ел Гыйлметдинов "Татарстан салымнарны күп түләсә дә, төрле федераль програмнар аша кире дә күп ала" дип белдергән иде.

"Салымнарның 45 проценты Татарстанда калырга тиеш"

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесее Хафиз Миргалимов бюджет мәсьәләсендә Мәскәү белән төбәкләр арасында киеренкелек арта дип саный. Төбәкләрнең әҗәте бер триллион ярымга җиткән. Салымнарны республикада күбрәк калдыру өчен Миргалимов көрәшне дәвам итәргә кирәк дип белдерә.

"Ни өчен бездә җыелган салымның 25 проценты гына калырга тиеш? Ни өчен 30, 45 түгел? 90нчы еллар башында салымның 50 проценты бездә кала иде бит. Бүген Русиядә 12 төбәк кенә үзен-үзе ашата алырлык хәлдә. Калганнары сыерчык кебек, Мәскәү биргәнне көтеп ята", ди Миргалимов.

Шулай да ул Мәскәүгә 50 процент кына түгел, ә күбрәк акча бирү ягында. "Анда саклану, галәм, тимер юл һәм башка эшләргә акча кирәк", ди Хафиз әфәнде.

Азатлыкка ул салымнарны Татарстанда күбрәк калдыру өчен депутатлар һәм министрларга мөрәҗәгать итүен һәм КПРФ рәисе Геннадий Зюганов белән сөйләшүен дә белдерде. "Мин әлеге тәкъдимне Дума депутатларына да, финанс һәм икътисад министрларына да җибәрдем. Бу мәсьәлә турында Геннадий Зюганов белән дә сөйләштем.

Кайбер мәгълүматларга күрә, Русиядә 58 триллион сум акча бар. Ә ил бюджеты 13 триллион гына. Төбәкләрнең 1,5 триллион әҗәте җыелды. Татарстанның бурычы 100 млрдтан арткан. Аның 99 проценты Универисада өчен булса, калганы банкларга кайтарасы акча", ди Миргалимов.

Салым өлкәсе тирәсендә сәяси үзгәрешләр башланды дип саный ул һәм күптән түгел Гайдар форумында Калуга өлкәсе губернаторының һәм Татарстан президентының ризасызлык белдергән фикерләрен мисал итеп китерә.

"Мин Рөстәм Миңнехановны хуплыйм. Чөнки соңгы үзгәрешләр нәтиҗәсендә Татарстан 8 млрд сум салым акчасын югалта. Бу республика бюджетының 5 проценты дигән сүз. Ни өчен ул акча Киров өлкәсенә барырга тиеш? Ни өчен алар инвестиция җәлеп итмиләр? Ни өчен эш урыннары ясамыйлар?" дип гаҗәпләнә Хафиз әфәнде.

Русиядә бюджетара мөнәсәбәтләрне төбәк җитәкчеләре һәм үз фиркаләре аша гына үзгәртергә мөмкин дип саный ул.

"Февральдә мин Мәскәүгә түгәрәк өстәл сөйләшүенә барырга җыенам. Ник дигәндә, күп нәрсә зур фирканең нинди карар кабул итүенә бәйле. Бюджетара мөнәсәбәтләрне үзгәртер өчен төбәк җитәкчеләре белән Дума депутатлары бергә эшләгән очракта, Русия хөкүмәте берни эшли алмаячак, ул карарны кабул итәргә мәҗбүр булачак", ди Миргалимов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG