Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Навальныйга 63 мең евро күләмендә компенсация түләү карары чыгарды


Алексей Навалный
Алексей Навалный

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарына ярашлы Алексей Навальныйны 2012-2014 елларда каршылык чараларында тоткарлаулары өчен Русия хакимияте активистка 63 мең евро күләмендә компенсация түләргә тиеш.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Алексей Навальныйны 2012-2014 елларда каршылык чараларында тоткарлану вакытында Русия хакимияте тарафыннан канун бозулар булганлыгын таныды. Пәнҗешәмбе мәхкәмә Навальныйга 63 мең евро күләмендә компенсация түләү карары чыгарды.

Оппозиция активисты үз мөрәҗәгатендә җиде тоткарлануны шикаять иткән. Ул үзен 2012 елның мартында президент сайлаудан соң, 2012 елның маенда Сазлык мәйданындагы ризасызлык чарасыннан соң (өч тапкыр), 2012 елның октябрендә Тикшерү комитеты янында һәм 2014 елның февралендә Мәскәүнең район мәхкәмәсе янында (ике тапкыр) тоткарлаулары турында белдерә.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Навальный әлеге тоткарлауларның үзенең сәяси эшчәнлегенә комачаулар өчен башкарылганлыгын белдергән.

Алексей Навальный һәм эшмәкәр Петр Офицеров әле Кировта. Анда "Кировлес" эше яңадан карала башлады. Мәхкәмә Нвальныйга читкә чыкмау шарты куя, ләкин ул документны имзаламый.

Алексей Навальный Русия президенты кәнәфие өчен көрәшәчәген белдергән иде. Әгәр аны тулысынча акламасалар, ул сайлауларда намзәт буларак 2033 елдан соң гына катнашу хокукына ия булачак.​

XS
SM
MD
LG