Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыр йөк машиналарына "Платон" түләве ике тапкыр арта


"Платон" системына каршы протест чараларының берсе. 3 апрель, 2016. Мәскәү шәһәре
"Платон" системына каршы протест чараларының берсе. 3 апрель, 2016. Мәскәү шәһәре

2017 елның 15 апреленнән авырлыгы 12 тоннадан арткан машиналар юлда йөргән өчен чакрымга 3 сум 6 тиен түләячәк.

Русия хөкүмәте авыр йөк машиналарына федераль юллардан йөргән өчен түләүне ике тапкыр арттыра. Әлегә түләү чакрымга 1 сум 53 тиен иде, 2017 елның 15 апреленнән соң 3 сум 6 тиен булачак. Авырлыгы 12 тоннадан арткан машиналарга федераль юллардан үткән өчен түләүнең ике тапкыр артачагы турында сүзләр узган елның ноябрендә булган иде. Русия хөкүмәте арттыру карарын 3 февраль кичендә үз сайтына куйды.

Хөкүмәт бәя күтәрү "федераль бюджетка керемне арттырачак, ул автомобиль юллар челтәре үсеше" өчен тотылачак дип белдерә.

"Платон" системы аша түләү 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Бу систем кертелү авыр машиналарның юлларга зыянын каплау өчен дип белдерелде. Машина йөртүчеләрдә әлеге түләү зур ризасызлык тудырды, әледән-әле протест чаралары булып тора. Йөртүчеләр акчаларны Русия президенты Владимир Путинга якын даирәдәге бизнесмен Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та хуҗаларның берсе булган шәхси ширкәт җыюга да риза түгел.

XS
SM
MD
LG