Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Украина президентлары телефоннан сөйләште


АКШның 45нче пехота дивизиясе хәрбиләре 2017 елның февраль башында Львив (Львов) янында күнегүләрен дәвам итте
АКШның 45нче пехота дивизиясе хәрбиләре 2017 елның февраль башында Львив (Львов) янында күнегүләрен дәвам итте

АКШ һәм Украина президентлары Дональд Трамп белән Петр Порошенко Украинаның көнчыгыш өлешендә утны кичекмичә тулысынча туктату кирәк дип саный.

АКШ һәм Украина президентлары Дональд Трамп белән Петр Порошенко телефоннан сөйләште. Ак йорт хәбәр итүенчә, Трамп Порошенкога Вашингтонның Украинаның Русия чиге өлешендә тынычлык урнаштыру тарафлы булуын белдергән. Трамп АКШның Украина, Русия һәм тынычлык урнаштыру яклы башкалар белән бергә эшләячәген әйткән. Президентлар якын арада очрашу турында да фикерләшкәннәр.

Порошенко хакимияте белдерүенчә, ике президент та Украинаның көнчыгыш өлешендә утны кичекмичә тулысынча туктату кирәк дип саный. Порошенко Украинаның территориаль яктан бөтенлегенә һәм северенитына теләктәшлеге өчен АКШ президентына рәхмәт белдергән.

Ике президентның сөйләшүе Донбасстагы вазгыять кискенләшкән вакытка туры килде. Анда атна эчендә Авдеевка тирәсендә Украина хәрбиләре һәм Русия яклы сепаратистларлар арасында сугышта кимендә 35 кеше һәлак булды.

Донецки өлкәсенең Авдеевка шәһәреннән 5 февраль ​төшкә кадәр 290 кеше чыгарлыган. Аларның яртысына якыны (135) балалар, дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хәлләр идарәсе.

XS
SM
MD
LG