Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "җинаять турында хәбәр итмәү" өчен беренче хөкем чыгарылды


Әстерхан кешесе Улубек Гафуров җинаять турында хәбәр итмәве өчен хөкем ителде.

Әстерханның Киров районы мәхкәмәсе дүшәмбе Улубек Гафуровка җинаять турында хәбәр итмәгәне өчен хөкем карары чыгарды.

"Гафуров Җинаять кодексының 205.6 маддәсе (җинаять турында хәбәр итмәү) нигезендә гаепле дип табылды һәм 70 мең сум күләмендә штрафка тарттырылды. Гафуров бер танышының сугышчылар лагерендә әзерлек узуы, ә соңрак террорчылар ягында сугышып йөрүе турында белсә дә, бу хакта хокук саклау оешмаларына хәбәр итмәгән," ди өлкә прокуратурасы вәкиле Юлия Свитина Интерфакска.

Свитина сүзләренчә, эш Федераль иминлек хезмәтенең Әстерхан идарәсе материалларына таянып ачылган.

Гафуров үзенең танышы Кыргызстан ватандашы Равшан Акбаров турында хокук саклау оешмларына хәбәр итмәгән, дип белдерә ФСБ. 2016 елның декабрендә Төньяк-Кавказ мәхкәмәсе Акбаровны кораллы төркемдә катнашуда гаепләп, 8 елга каты режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарган булган.

Төбәк прокуратурасы мәгълүматларына караганда, бу - "җинаять турында хәбәр итмәү" маддәсе нигезендә чыгарылган беренче хөкем карары. Әлеге маддә Җинаять кодексында 2016 елда "Яровая кануннары" эшли башлагач кертелгән иде.

Дума депутаты Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров әзерләгән кануннар террор һәм экстремизм, рөхсәтсез яшәүче мигрантларга ярдәм итү, урам җыеннарына чыгарга чакыру һәм шул турыдагы мәгълүматны яшергән өчен җәзаны кырыслатуны күз алдында тота.

XS
SM
MD
LG