Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида сепаратистлар төркеме җитәкчесе "Гиви" үтерелде


"Гиви" кушаматлы Михаил Толстых
"Гиви" кушаматлы Михаил Толстых

Украинаның Русия яклы сепаратистлар контролендә булган өлешендә "Сомали батальоны" исемле сугышчан төркем җитәкчесе, "Гиви" кушаматы белән танылган Михаил Толстых үтерелде.

Донецки өлкәсендә Русия ярдәме белән сугышучы сепаратистларның элекке җитәкчесе Игорь Стрелков (Гиркин) ВКонтакте социаль челтәрендә Толстыхның үзе җитәкләгән "Сомали батальоны" базасында үз бүлмәсендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булуын язган.

Украина хакимияте вәкилләре Толстых һәлак булган урын Украина контролендә түгел дигән сылтау белән әлегә сепаратистлар җитәкчесенең һәлак булуын рәсми рәвештә расламый.

Русия президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков әлеге үтерү Донбасста хәлләрне катлауландыру өчен башкарылган һәм моңа Кремльнең катнашы юк дип белдерде.

Элегрәк "Гиви" күптән түгел Авдеевка районында булып узган атышлар барышында яраланды дигән хәбәр бар иде. Михаил Толстых, сепаратистларның башка җитәкчеләреннән аермалы буларак, Русиянең түгел, ә Украина ватандашы иде. Ул һәм аның "Сомали батальоны" 2014-2015 елларда Иловайскида һәм Донецки һава аланында Украинага каршы сугыш барышында танылды. "Гиви" сепаратистларның башка җитәкчеләре, шул исәптән Арсен Павлов ("Моторола") белән беррәттән Донбасста эшләүче Кремль матбугат чараларындагы репортажларда еш күренә иде. Интернетта Толстыхның әсирлек төшкән украин хәрбиләрен мыскыл итүен күрсәтүче видеоязмалар киң таралды.

Соңгы айларда сепаратистларның җитәкчеләре арасындагы югалтулар турында хәбәрләр ешаеп китте. 4 февральдә Луһанскида фугас шартлау нәтиҗәсендә "халык милициясе"нең югары хезмәткәре Олег Анащенко һәлак булды. Гыйнвар азагында Мәскәүдә "Луһански халык республикасы"ның элеккеге "башлыгы" Валерий Болотов үлде. Былтыр Донецкида "Моторола" кушаматлы Арсен Павлов үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG