Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 15:09

Узган ел Татарстанга инвестицияләр килү кимегән. Белгечләр моңа сәбәп булып беренче чиратта сәяси вә хокукый гарантияләр булмау тора дип саный. Путин кәефенә карап кына Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләр бозылгач та, беренче чиратта бизнес зыян күрде.

7 февраль Казанда Татарстандагы инвестицияләр үсеше агентлыгының еллык җыелышы узды, анда шушы идарә җитәкчесе Талия Миңнуллина узган елда республикага инвестицияләр кертүнең шактый кимүен хәбәр итте. Саннарга караганда, 2016 елда чит илләрдән инвестиция кертү 66 млн долларга кимегән һәм 422 млн долларлык кына булган. Миңнуллина сүзләренчә, моңа төп сәбәп булып икътисади хәлнең катлаулы булып калуы, Көнбатыш керткән чикләүләр, агентлык башлыгы ачыклап тормаган ниндидер "сәяси биюләр" тора.

Вазгыятнең шундый катлаулы булуына карамастан, инвестицияләр үсеше агентлыгы вәкилләре, бигрәк тә аның башлыгы сәфәрдән сәфәргә йөреп кенә торды, Татарстан президенты кайсы илгә генә бармасын, үзе белән гел Миңнуллинаны алу гадәтен кертте. Агентлыкның элекке җитәкчесе Линар Якупов эштән китеп, аның урынына яшь, чибәр, энергиясе ташып торган Талия Миңнуллина билгеләнгәч, кайберәүләр, бу кыз инвесторларны һичшиксез җәлеп итәчәк дип ышанган иде.

Талия Миңнуллина. Tatarturk.com фотосы
Талия Миңнуллина. Tatarturk.com фотосы

Әмма вакыт уза тора, сәфәрләр ясала, гөрләп презентацияләр үтә - тик нәкъ менә агентлыкның ниндидер зур инвестицияләр җәлеп итә алуы турында әлегә хәбәр юк. Инвестицияләр тәмам юк түгел, әлбәттә, әмма алар нигездә президент Миңнехановның шәхси тырышлыгы, йә Татарстанның читтәге сәүдә вәкилләре эше нәтиҗәсендә ясала. Шуңа да быелгы хисабында Талия Миңнуллина агентлыкның 2016 елдагы иң зур уңышы итеп 11 телдә ясалган һәм Татарстанга акча салуга өндәгән электрон порталны гамәлгә куюны гына атады.

Юрист Искәндәр Әхмәдов 2014-2015 елларда әлеге агентлыкта матбугат вәкиле булып эшләгән кеше. Аның фикеренчә, Миңнуллина агентлыгы эшчәнлегенә Мәскәү Кремле алып барган сәясәт нык йогынты ясый, чөнки Татарстан үзендәге хәлләр өчен ахыргы чиктә үзе җаваплы түгел, бар нәрсәне дә үзәк хөкүмәт хәл итә.

"Татарстан, Русия Конституциясе нигезендә үзе бер дәүләт саналса да, ул чынбарлыкта шул илнең гади бер субъекты гына. Татарстан икътисады үзе дә Русия икътисадына да нык бәйле", ди Әхмәдов.

Ул шул ук вакытта түрә үзе җитәкләгән оешма өчен дә җаваплылыкта булырга, аның яхшы эшчәнлеген кайгыртырга тиеш дигән фикердә.

"Инвестицияләр җәлеп итә торган агентлык Татарстанга кирәк, әлбәттә. Әмма берүк вакытта, аның эшчәнлеген дә даими камилләштерү, яңалыкны күреп эшкә җигә белү кирәк.

Искәндәр Әхмәдов
Искәндәр Әхмәдов

Татарстан - Русиядәге төбәкләр арасында иң алдынгыларның берсе. Шул ук вакытта, лидер булу өчен, һәр көнне һәм һәр сәгать агентлыкка үз эшчәнлеген камилләштерү зарур. Без – иң яхшысы, дип шапырынып кына торып булмый, чөнки иң яхшы булу өчен һәр көнне эшләү дә кирәк. Идарә тәнкыйтьне исәпкә алып үз эшчәнлеген камилләштерергә тиеш. Талия Миңнуллинаның эшен мин үзем бик хөрмәт итәм һәм шул ук вакытта кайбер юнәлешләрдә агентлыкның эшен яхшыртырга була дип саныйм", ди Әхмәдов.

Ул, үзе элек эшләгән оешмасына карата ихтирам йөзеннән, агентлык яхшыртырга тиешле дип санаган юнәлешләрне әйтмәде. Беренче чиратта агентлыкны кешеләргә якынрак булырга, "һавадан җиргә төшәргә" өндәде.

"Татарстанның төп таянычы гади кешеләр. Мин күп кенә мәкаләләр укыйм. Анда, "Бу агентлыкның безгә файдасы нидә соң?" дигән сорау куялар. Минемчә, кешеләргә гади генә итеп бу агентлыкның ниләр белән шөгыльләнүен - менә шуны кылдык, шуны ясадык, менә шул кадәр эш урыннары булдырдык дип аңлату кирәк", ди Әхмәдов.

Икътисад фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко агентлыктан тыш, әле тагын бу өлкәдә эшләүче министрлыклар, сәүдә-сәнәгать пулаты булуга карамастан, Татарстанга мониторинг һәм киләчәккә карап, ягъни фәнни фаразлап эшли торган үзәк тә кирәк дигән фикердә.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

Хоменко сүзләренчә дә, инвестицияләр җәлеп итү өчен беренче чиратта сәяси тотрыклылык, иминлек гарантияләре булырга, шартларның үзгәрмәве мөһим.

"Сәясәттә нинди генә каршылыклар булса да, бу икътисадта чагылмаска тиеш. Мисал өчен, Кытайны алыгыз. Алар сәясәт өлкәсендә мөнәсәбәтләре кискенләшкән илләр белән дә икътисади хезмәттәшлекне дәвам итә ала. Пекин өчен икътисад мәсьәләсе беренче", ди ул Кытайны үрнәк итеп.

Русиядә ниндидер ил белән каршылыклар туса, беренче чиратта икътисадка суга. Шул ук Русия белән Төркия арасында киеренкелек килеп чыккач та, күп кенә бизнес вәкилләре зыян күрде. Әмма Татарстанны бу очракта мактарга тиешбез, ди Хоменко, ул инвестицияләргә зыян китерүне минимальләштерергә тырышты, зыян хәтта булмады да дияргә мөмкин.

"Әнкара белән Мәскәү арасында каршылык чыкканнан соң Татарстан ниндидер уйланылмаган, ашыгыч гамәлләр кылмады. Аерым вак очраклар булды, әмма гомумән әйткәндә элемтәләр бозылмады", ди Хоменко.

Аның әйтүенчә, инвестицияләр җәлеп итү өчен барын да тиз генә хәл итү, бюрократияне киметү кирәк, ә Русиядә нәкъ менә бюрократик нечкәлекләр сәбәпле бу бик озакка сузыла.

"Бу хакта инвестиция агентлыгының җыелышында чит ил хезмәттәшләребез дә әйтте. Җиргә рөхсәт һәм башка документларны алу өчен бик күп вакыт уза. Бизнес тиз генә үтеп кереп эшли башларга, әгәр инде килеп чыкмаса, тиз генә кире китәргә тели торган тармак. Әгәр бу эш сузыла икән, кызыксыну инде шактый кими”, ди Хоменко.

Ул инвестиция өлкәсендә Татарстанның мөмкинлекләре күп булуын әйтә. Мисал өчен, махсус икътисади зоналар бар, шулай ук нефтехимия комплексы да зур кызыксыну уята дип саный ул, әмма болар барысы да беренче чиратта төрле ташламалар һәм дәүләт тарафыннан гарантияләр бирүгә бәйле, ди Вадим Хоменко.

Башка бер икътисадчы, Казан университеты профессоры Илдар Аблаев Татарстанда ташламалы салым булуын әйтеп, аны бер уңай күренеш дип бәяли.

Илдар Аблаев. "Бизнес Online" фотосы
Илдар Аблаев. "Бизнес Online" фотосы

"Алабуга" махсус икътисади бүлгесендә, Иннополиста яхшы салым ташламалары каралган, әмма гомумрусиядәге хәлләр (билгесезлек, тотрыксызлык) сәбәпле, Татарстанга да инвестицияләр бик аз. Безнең менә Төркия белән эшләр яхшы бара. Алар соңгы өч елда гына да 1,5 миллиард сум акча кертте. Хәзер Кытай, гарәпләр белән проектлар көтелә.

Инвестицияләрне җәлеп итү өчен яшьләрнең башка төбәкләрдән Татарстанга килүе һәм моның өчен аларга шартлар булдыру кирәк. Ягъни күбрәк арендага бирү өчен торак төзү зарур. Кешеләр сатып алып түгел, ә берничә елга торакны арендага ала алсын өчен шартлар булдырылсын иде", ди Аблаев.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG