Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә төнге клубка һөҗүм оештыруда шикләнелүчене тоткарлаганнар


Истанбул төнге клубында һөҗүмнән соң
Истанбул төнге клубында һөҗүмнән соң

Тоткарланган кеше – чыгышы белән Төркиядән булган Франция ватандашы диелә. Аны Истанбулда 12 февральдә тоткарлаганнар.

Төркия полициясе Истанбулдагы Reina төнге клубына һөҗүм оештыруда шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта төрек медиасы хәбәр итә.

Матбугат чаралары язуынча, тоткарланган кеше – чыгышы белән Төркиядән булган Франция ватандашы. Аны Истанбулда 12 февральдә тоткарлаганнар.

Шикләнелүче террор гамәлен башкарган Абдулкадер Машәрипов яшеренгән фатирны арендага алып торган булган дип яза Daily Sabah газеты.

11 февральдә Истанбул мәхкәмәсе Яңа ел төнендә Reina төнге клубында 39 кешене үтерүдә шикләнелгән Үзбәкстан ватандашы Абдулкадер Машәриповны сак астына алды. Машәрипов "конституция төзелешен җимерергә омтылуда", "террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда" һәм "бердән артык кешене алдан уйлап үтерүдә" гаепләнә.

Үзбәкстан ватандашы Машәриповны төрек полициясе гыйнвар урталарында тоткарлаган иде. Үл Истанбулга гаиләсе белән күчеп, танышы фатирында торган диелде.

Яңа ел төнендә Истанбулда Reina төнге клубында атыш булды. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады. Хакимият моны террор гамәле дип атады.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем алды.

XS
SM
MD
LG