Кырымның Русия тарафыннан куелган хакимияте журналистны ярымутрауны аннексияләү турындагы мәкаләсе өчен "сепаратизмга чакыру"да гаепли. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Пәнҗешәмбе 27 хокук яклау оешмасы Семенаны эзәрлекләүне кискен хөкем итеп чыкты. "2014 елда халыкара кануннарны бозып Кырымны басып алган Русия гамәлләрен тәнкыйтьләргә базнат итүчеләргә карата Кремль сәяси репрессияләр уздыра" дип белдерә хокук яклаучылар.
Семена язмышы өчен Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы һәм башка халыкара оешмалар да борчылу белдерә. Алар Кырымдагы Русия тарафлы хакимиятнең гамәлләрен бәйсез матбугатка басым дип атый.